|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2021 Медицина
Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцинация керттеләр
11 октябрьдән Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация кертелде. Бу хакта карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган. "матбугат.ру"га билгеле булганча, 6 декабрьгә кадәр оешмаларның барлык хезмәткәрләре дә икенче компонент белән вакцинация узарга тиеш.
Роспотребнадзорда 9 ноябрьдән вакцинацияләүнең беренче этабын узмаган, ә 7 декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмаган хезмәткәрләр эштән азат ителергә тиеш, дип аңлаталар.
Бу карар документлар белән рәсмиләштерелгән вакцинация ясатырга ярамаган кешеләргә генә кагылмый.
Фото:mpsh.ru
--- |
Иң күп укылган
|