|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2021 Икътисад
Россиядә яңа акча гамәлгә кертеләчәкЙөз сумлык купюраның эскиз проекты расланды һәм киләсе елда аны әзерләү һәм кулланышка чыгару планлаштырыла. Әмма модификацияләнгән банкноталар түләү әйләнешендә акрынлап барлыкка киләчәк, дип ачыклык керткән Үзәк банк рәисе урынбасары Михаил Алексеев. "Безгә кредит оешмалары үзләренең хисап машиналарын, банкоматларны көйләп бетерсен өчен шактый гына вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә без яңа купюраларны башта җиһазларны тестлаштыру өчен кредит оешмалары буенча бүләчәкбез", - дип аңлата ул.
Шуңа күрә гражданнар үзгәреш кичергән 100 сумлыкны, мөгаен, 2022 ел ахырына якынрак күрә алачактыр, ди Үзәк банк рәисе урынбасары.
Алдагы елларда яңа һәм хәзер гамәлдәге акча билгеләре параллель рәвештә кулланылышта булачак.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|