|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2021 Фаҗига
Авиаһәлакәттә исән калган парашютчы: Өстән кайнар керосин акты
Минзәләдә самолетның ничек һәлакәткә очравы турында «Татар-информ» агентлыгы чыганагына исән калган парашютчыларның берсе сөйләде. «Ул самолетның койрык өлешендә утырган, бәрелгән вакытта аны салонның алгы өлешенә алып ташлаган, җимерелгән ишек астында калган. Өстән кайнар керосин аккан, аркасы бик нык пешкән», — дип сөйләде агентлык чыганагы.
Агентлык мәгълүматлары буенча, фаҗига урыныннан санавиация вертолеты белән Татарстан РКБсына китерелгән парашютчы турында сүз бара. Аның күп җирдән сөякләре сынган, хәле бик авыр, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|