|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2021 Хәвеф-хәтәр
Минзәләдә бортында 22 кеше булган самолет төшкәнМинзәлә районында гадәттән тыш хәл. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, анда L-410 самолеты башта радарлардан югала, соңрак РЭС базасы янында җиргә төшә. Пилотлар телендә бу "жёсткая посадка" дип атала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бортта 22 кеше, шул исәптән 20 парашютчы һәм 2 экипаж әгъзасы булган. Бу минутларда урында махсус хезмәтләр һәм Минзәлә янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының бүлекчәләре эшли.
Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|