поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.10.2021 Милләт

Зәрия Хәсәнова: “Хикмәт сөйләүдә түгел бит, эшләүдә”

Казанның иң күркәм һәм данлыклы мәдәният учагы булган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды бу әһәмиятле сөйләшү. Казанда илебезнең 70кә якын төбәгеннән, илледән артык чит илдән һәм Татарстаннан ярты миллион милләттәшебез Бөтенрусия халык исәбен алу алдыннан Милләт җыенында очрашты.

Җыенда яңгыраган һәр чыгыш үзенчәлекле булуы, бер-берсен кабатламавы белән аерылып торды. Алда торган Бөтенрусия халык исәбен алуга карата һәр чыгыш ясаучының чиксез дулкынлануы залда утыручыларга да күчте, ике арада күзгә күренмәгән рухи күпер барлыкка килде. Хәер бу рухи милли күпернең беркайчан да өзелгәне булмады. Бары тик ул әле араларны тагын да ныграк якынайтты гына.

Казанда узган Җыен дөньякүләм Татар гаиләсенең бергә җыелуы иде ул. Шуңа сәхнәдән яңгыраган һәр чыгыш күңелләргә үтеп керде, моңа кадәр чишелеш көтеп яткан кайбер «авыр» мәсьәләләргә дә кагылып үтте.

Бөтендөнья Татар Конгрессы оештырган мондый зур Җыенга Казан чакырып китерә. Ә Татар Корылтае- съездларына делегатлар урында сайлана. Рухи башкалабыз төньяк башкаланың милли — мәдәни тормышында актив катнашучы билгеле милләттәшләр «Нур Плюс» татар җәмгыяте рәисе Ринат Мәһдиев, «Юлдаш» татар- башкорт җәмгыяте рәисе Ильяс Норов, эшмәкәр- малтабарлар Арифулла Дашкин һәм Рәфис Фәйзуллин, «Файда» татар — башкорт җәмгыяте җитәкчесе Айрат Маннанов, журналист Зәрия Хәсәнованы Казанда узган Бөтенрусия халык исәбен алуга багышланган чараларда катнашырга чакырды. Зур Җыенга Русия батыры Дамир Йосыпов һәм билгеле спорт каһарманы Алинә Заһитова да чакырылган иде.

Һичшиксез мондый зур сөйләшүдә катнашу дәрәҗәле дә һәм зур җаваплылык та өсти. Шунлыктан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Язуылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, Адвокатлар коллегиясе партнеры Мәскәү филиалы җитәкчесе Гөлнара Сергеева, «Казакъстанның татар һәм башкорт конгрессы» республика иҗтимагый идарәсе рәисе урынбасары, Алмата өлкәсенең татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Гриф Хәйруллин, Татар эстрадасы артисты Фирдүс Тямаев чыгышлары халкыбыз каршында милли бурычыбыз барлыгын ассызыклады.

Васил Шәйхразиевның мәдәни тарихыбызны барлап Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова һәм Хәмдүнә Тимергалиевалар исемен шушы зур Җыенда искә алуы һичшиксез урынлы һәм кирәкле иде.

Дөрес, Җыенда кайбер төбәкләрдә урын алган, авыр чишелешле мәсьәләләр хакында да җентеклерәк ишетәсе килгән иде. Ләкин алар яңгырамады.

Ярый, хәерлегә булсын! Әгәр бу сөйләшү татар күңеленә үтеп кергән икән инде ул шунысы белән дә яхшы. Хикмәт сөйләүдә түгел бит, эшләүдә. Халкыбыз гимнына әйләнгән Туган телнең театр залларына гына сыймыйча урамга сибелүе дә моны тагын бер тапкыр раслады.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 09.10.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»