|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2021 Дин
Казанның “Зәңгәр” мәчетендә голамәләр кичке дәресләр бирәДиния Нәзарәтнең голамәләре һәм шәригать белгечләре Казанның “Зәңгәр” мәчетендә кызыксынучылар өчен ислам буенча тирәнтен дәресләр бирә башлады. Кичке дәресләр көн саен уздырыла, керү - ирекле һәм бушлай. Һәр якшәмбе көнендә мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә очраша ала. Ул Имам Раббаниның «Мактубат» хезмәте буенча дәрес бирә. Казанның “Зәңгәр” мәчете Сара Садыйкова урамы, 8/19 йорт адресы буенча урнашкан. Һәр дәрес якынча 1 сәгать дәвам итә. Моннан тыш, Инстаграм социаль челтәрендә мәчетнең @zangar_masjid аккаунтында һәр дәреснең туры эфиры оештырыла. Лекцияләр түбәндәге тәртиптә укыла: Дүшәмбе: 18:30 Остаз: Идрис хәзрәт Киёмов Сишәмбе: 18:30 Остаз: Нурислам хәзрәт Вәлиулла Чәршәмбе: 18:30 Остаз: Булат хәзрәт Мөбарәков Пәнҗешәмбе: 18:30 Остаз: Әхмәд Әбү Яхъя Җомга: 18:30 Остаз: Булат хәзрәт Мөбарәков Шимбә: 17:30 Остаз: Әхмәд хәзрәт Ибраһимов Якшәмбе: 17:30 Остаз: Әхмәд хәзрәт Ибраһимов 2. Имам Раббаниның «Мактубат»ы Ястү намазыннан соң Остаз: ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Белешмәләр өчен телефон: +8 800 222 7676 (эш көннәрендә 10:00-16:00); @AbuYahya_pro (телеграм)
--- |
Иң күп укылган
|