|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2021 Криминал
Агулы хәмер эчеп 10 кеше үлгәнЫрынбур өлкәсе Домбаров районының Кызыл Чабан авылында исерткеч эчемлек эчеп агуланганнар. Мәгълүматларга ярашлы, ун кеше һәлак булган, бер кеше авыр хәлдә дәваханәгә салынган. Тикшерү идарәсе ике җинаять эше кузгаткан. Бу фаҗигадән соң Ырынбур властьлары ашыгыч кисәтү чыгарган. Өлкә губернаторы Денис Паслер муниципалитетларга өлкәдә яшәүчеләргә лицензиясез хәмер сатып алу һәм куллануны тыю турында белдерү ясарга кушкан.
Бу вакыйгага кадәр Карелиядә дә шулай күләмле рәвештә спиртлы эчемлектән агуланып үлү очрагы булган. Белоруссиянең 4 кешесе суррогат хәмер эчеп үлгән. Лаборатор тикшерүләр, хәмердә метил спирты булуын ачыклаган. Тагын да 4 каза күрүче дәваханәгә озатылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|