поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
19.11.2010 Мәдәният

Бергә – гомергә

“Ул безнең театрыбызга зәвык алып килде”. Татарстанның атказанган артисткасы Хәлимә Искәндәрованы котлаганда, Шамил Закиров әнә шулай диде. Кырык җиденче сезонын сәхнәдә каршылаган артистка исә бу көнне чыннан да бәхетле иде.

Тамашачы аны "Өзелгән өмет"тә (М.Горький) Акулина Ивановна, "Соңгы корбан" да (А.Островский) Ирина, "Бәйрәм кичендә"дә (Эдуардо де Филиппо) Нинучча, "Карлыгач канат кага"да (Х.Вахит) Диләрә, "Бирнәсез кыз"да (А.Островский) Огудалова, "Җүләр кыз"да (Лопе де Вега) Ниса, "Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз"да (А.Гыйләҗев) Лариса, "Һиҗрәт"тә (Н.Исәнбәт) Майшәкәр, "Хуҗа Насретдин"да (Н.Исәнбәт) Сәхилә буларак белә. Әмма оста артистканың шәхси тормышындагы фаҗигаләрнең бер мыскалын да белмәгән кешегә аңа көчле рухлы булып калу өчен күпме ихтыяр көче кирәклеген чамаламыйдыр шул. Ә аңа, бала чагыннан ук хәсрәт яшьләрен эчкә йотып, нык булырга өйрәнергә туры килә. Бу хакта тамашачыга кичәне алып баручы Луара Шакирҗан бәян итте.

 

Хәлимә Искәндәрова сәхнә тормышының тәүге елларын рус театрына багышлый. Әмма татар театрында эшләргә хыяллана. Бу хакта академия театры җитәкчелегенә дә әйтә. Турыдан яра торган үтә чибәр, темпераментлы, горур кыз үзенең кимчелеген дә яшерми. Җитәкчелек исә кызның таланты бәрабәренә әлеге кимчелеккә күз йома.

 

Баксаң, аның кимчелеге ана телен бик яхшы белмәүдән гыйбарәт икән. Чит җирләрдә үсү, рус мохитендә эшләү эзсез узмаган, күрәсең. Әмма Хәлимә Искәндәрова чыннан да бик тиз "төзәлә". Театрдагы беренче роле исә "Бергә – гомергә" (Н.Бикчурина) дигән спектакльдәге Миләүшә була. Аның партнерлары – Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдин. Аларга аннан соң сәхнәдә бик күп берсеннән-берсе күркәм образлар тудырырга туры килә әле.

 

Хәлимә Искәндәрова театрда максатчанлыгы, рольләрне үзлегеннән өйрәнеп режиссерга җиткерә белүе белән дә аерылып тора. Рәшит Заһидуллин куйган "Өзелгән өмет"тәге Акулина роле әнә шундыйлардан. Радик Бариевның тәүге эше – Салават Юзиев әсәре буенча куйган "Ут күршеләр" спектаклендәге массовкада ул үзе теләп катнаша һәм тагын бер мәртәбә эпизодик рольләр патшабикәсе икәнен раслый. Алай гына да түгел, Хәлимә Искәндәрова әле аякланып кына килүче татар киносында да актив катнаша. Аның хакында кинорежисер Фәрит Дәүләтшин, киноны төшергәндә ул минем уң кулым булды, дип әйткән иде.

 

Хәлимә ханым камаллыларның һәрберсенең тормышында якты эз калдырган дисәң, һич арттыру булмас. Татарстан театр әһелләре берлеге җитәкчесе Ринат Таҗетдинов аны олы күңелле кеше итеп сурәтләде. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев исә, елмаеп, балачагын искә алды. Аны Хәлимә ханымның улы Игорьга булган мөнәсәбәте дә сокландыра: "Мин бүтән андый ананы белмим. Ул улының бөтен кыланмышын, авыртуларын театрга килеп сөйли. Хәтта кайбер шундый бәяннәре хәзер безнең арада мәзәк булып йөри. Беркөнне килде дә: "Менә бит малаемның тагын Парижга барасы килә", – ди. Без аптырап калдык, ул Парижда булдымыни, дибез. Юк булмады шул, тагын барасы килә башлады, ди". Фәрит әфәнде, ГИТИСта укыганда, Хәлимә ханымның аңа матди ярдәм күрсәтеп торуын да яшермәде. Боларның барысы өчен дә сәхнәдән рәхмәтен җиткерде ул.

 

Гомумән Хәлимә ханымга ул көнне барысы да яратуын белдерде. Камал театрының җитәкчесе Шамил Закиров: "Шуны әйтәсем килә: Хәлимә Искәндәрова – театрыбызда иң хөрмәтле артисткаларыбызның берсе. Ул ирен нәкъ бала караган кебек карады. Аңа, күрәсең, шулай язгандыр инде, Фатыйма Ильскаяны да ул шулай ук соңгы көннәренәчә тәрбияләде. Ә Фатыйма апа – үтә катлаулы кеше, янына кеше җибәрми иде. Матур булып күренергә кирәк, ләкин урын өстендә алай булдырып булмый, әмма Хәлимәнең ихтыяр көче Фатыйма апаны җиңде", – диде.

 

Хәлимә ханым илле елга якын иҗат гомерендә тамашачының иң ныклы терәк булуын белдерде: "Сезнең җылы карашыгыз, акыллы фикерләрегез миңа гел ярдәм итте, рухи көч бирде. Мин башта татарча бик начар сөйләшә идем. Анда да сез мине гафу иттегез. Мең рәхмәт сезгә". Иҗат чишмәсе Ильская, Шамуковлар белән бергә башланган, исемнәр өчен түгел, бәлки сәнгатькә хезмәт иткән артистканы тамашачы да күрә, бәяли белә шул. Ул аны чәчәкләргә күмде, аягүрә басып алкышлады.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 232-233 | 19.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»