|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2021 Мәдәният
Татарстанда танылган рәссам Евгений Голубцов белән хушлаштыларКазанда танылган Татарстан рәссамы, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Евгений Голубцов белән хушлаштылар. Ул 4 октябрьдә 73 нче яшендә вафат булды, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Танылган рәссамны Арча зиратында җирләделәр.
Голубцов 1949 елның 13 апрелендә Казанда туа, 1968 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый, аннары Татарстанның сынлы сәнгать музеенда эшли.
1977 елда Голубцовны СССР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр.
Аның иҗади мирасының күп саны әлегә кадәр Голландиядә, шулай ук Нидерланд, Германия, Франция музейларында урнашкан.
Фото: Бизнес онлайн
--- |
Иң күп укылган
|