поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.10.2021 Язмыш

"Әни турында алай дип әйтергә ярамый да, канымны эчә бит"

Бу хәлләр турында миңа Чаллы кешеләре сөйләгән иде. Мин бары тик теркәп кенә куйдым.

- Телисеңме, мин сиңа хатын-кызның башын ничек бер ай эчендә бутарга мөмкин булуы турында сөйлим? 

Минем каршыда утырган иллеләрне узган ир шулай дип куйды. Хатын-кызның башын әйләндерү әллә ни кыен эш түгел дигән уй йөземә чыкты бугай, ул:

- Бу – нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнлеген әйтеп булмый торган очракларның берсе. Бер хәдис тә бар бит әле: «Сез яхшы дип уйлаган нәрсә, ул, чынлыкта, сезгә хәерле түгелдер. Сез начар дигән нәрсә, ул сезгә хәерлеседер». Шулайрак бугай. Сөйлимме?  
 
Мин, әлбәттә, тыңларга әзер идем. Һәм ул сөйләгәннәрне дә бер үзгәртүсез җиткерергә булдым. Исемнәрне генә үзгәрттем.
 
-Кыскасы, минем сеңелем бар.  Сеңелем дип, ике туган инде, двоюродная. Бик чибәр, бик уңган кыз иде, көнендә дүрт чиләк җиләкне эх тә итмичә җыя. Шуннан аңла уңганлыгын.  Бу – туксанынчы еллар. Алып килдем мин моны үзем эшләгән заводка, агрегатныйга урнаштырдым.  Кызлар эшли торган урын түгел инде, мин әйтәм, бераз шәһәргә ияләнгәч, үзең карарсың аннары. Сеңелкәшнең Илфар исемле егете бар иде, ике елдан артык йөргән иделәр инде. Ул да килде шәһәргә. Боларның инде хәлләр өйләнешүгә таба бара. 
 
 Илгизәр исемле елан кебек үткен иптәшем бар иде эштә. Бергә цехта эшли идек. Каратэ белән шөгыльләнә бу. Көндез заводта эшли, кичләрен бер ресторанда вышибала булып йөри. Яңа заман җилләре исә башлаган вакытлар иде, моның борыны җил уңаен бик тиз сизеп алды.
Шулай бер көнне завод эчендә каядыр барабыз. Күрәм: сеңелкәш бер кыз белән цехка кереп бара. Илгизәр бер генә карады:
- Кечерәге минем хатын булачак! – диде.
 
- Окстись, Илгизәр, - минәйтәм. – Минем сеңелкәш ул. Аның инде туй күлмәкләре, балдаклары алынган.
 
- Миңа плевать, - ди бу. – Минем хатын булачак и точка!
 
Мин моны шаяру дип уйладым бит әле башта. Ну, малай, китте шул көннән соң прессинг! Андыйны гомеремдә күргәнем юк иде. Сеңелкәшнең эштән киткәнен генә көтеп тора, яхшы машинада килеп төшә, минсиңайтим. Көн дә бер букет. Үзенең карарлык җире дә юк. Ир-ат буларак шулай әйтәм әле мин моны, ә кыз-хатынга бөтенләй котсыз күренә инде ул. Ә сеңелкәш белән кечкенәдән бергә үстек без, садиктан бирле бергә тагылып йөрдек. Бик якын дуслар, кыскасы. Бер-беребездән серләр юк. Чибәрлеген әйткән идем инде, Абдуловның хатынына охшаган.
«Шамил, нишлим соң хәзер? – ди бу. – Миңа аяк та атлатмый бит ул. Икенче сменадан чыкканда, Илфар бармаса, каршы ала башлады бит». 
 
-Ничек инде ул алай, - дип сүз кыстырам тыныч кына тыңлап утырган җиремнән. – Егете иманын укытмадымы?
 
-Какуй! – ди әңгәмәдәшем. – Каратэ белән шөгыльләнә. Илфардан ике тапкыр буйчанрак, бөтереп кенә ала бит ул. Шәһәр тулы бандит дуслары. Аны түгел, мине дә, бергә эшләгән күптәнге дуслар булсак та, бар дип тә белми. 
 
Шуннан нишләргә? Мин сеңелкәшне саклап йөри башладым хәзер. Ул абыйсы янына күчте, тулай торакта тормаска булды. Кая саклап бетерәсең инде? Минем дә эш сменалы. Бер атна-ун көн үткәч, сеңелкәш елап килмәсенме?
 
– Булмый, Шамил, чыга алмыйм мин хәзер Илфарга, нишлим? - ди бу.
 
– Туй күлмәкләрен илтеп бир, - минәйтәм. – Акыллы егет ул, аңлар, - дидем инде.
 
Үзем дә сөйләштем Илфар белән.
– Яратсаң, җибәр син аны, - дидем. 
 
Шулай эшләде инде. Һәм менә хәзер тыңла инде син шуннан соң ни булганын. Кияүгә чыкты бу хәзер теге маймыл кебек ямьсез, үзеннән сигез яшькә олырак Илгизәргә. Анысы заводтан малосемейка алды да:
 
– Заводыгыз үзегезгә булсын, - дип, таксовать итә башлады. Сеңелкәш самогон ясый, бергәләп саталар. Шулай бизнеска кереп китте болар. Квартира сатып алдылар. Кызлары туды. Аннары ике бүлмәле квартираны дүрт бүлмәлегә алмаштырдылар. Бизнеслары бара. Шуннан шул. Мин сиңа нәтиҗәсен генә әйтәм. Кызлары дүрт тел белә: урыс белән татар теленнән тыш, кытай белән инглиз телен дә өйрәнде. Ике югары белеме бар. Үзеннән унбиш яшькә олырак нейрохирургка кияүгә чыкты да хәзер Америкада яшәп яталар. 
 
Кыздан тыш ике малайлары туды. Аларын да укыттылар, хәзер Мәскәүдә ике йөзәр мең алып, зур компаниядә эшлиләр болар. 
Сеңелкәшкә башта үзенең эшен ачарга булышкан иде Илгизәр, аннары ул бөтенләй эшләми башлады. Зур коттедж йорт салдылар, шунда хуҗабикә булып яшәп ята. 
 
– Димәк, килешеп киткәннәр? – дип куям.
 
–  Как за каменной стеной яшәде, малай, - ди әңгәмәдәшем. Урыс сүзләрен кыстырып сөйләшә шулай. – Машина алып бирде, укытты. Нәрсә теләде, шуны эшләде... Ә хәзер Илфар турында тыңла. Ул да өйләнде. Берничә ай элек өемә килеп кермәсенме? Мин ябык, ул миннән дә артыграк  ябыккан. 
 
–  Ни булды, Илфар? – минәйтәм. 
 
– Әни урын өстенә калды, - ди бу. – Канымны эчә бит, ди. Әни турында алай дип әйтергә ярамый да, нишлим соң, ди. Моннан тузан сөрт, тегеннән сөрт, дип тә теңкәмне корыта бит, ди. Семьям шәһәрдә, алар янында да яши алмыйм, әнине калдырып булмый. Хатынымны да алып кайта торган түгел, әни бөтенләй бәйләнчеккә әйләнде, ди. Сеңелең миңа кияүгә чыкмый дөрес эшләде ул, ди. Минем әнигә түзеп тора алмас иде ул, ди.
 
Аның әнисен шулай холыксызрак, диләр иде инде. Мин ул кадәресен белеп бетермим. 
 
– Ачу тотмыйм сеңелеңә, -ди. –Күрсәң әйтерсең әле, - ди.
 
Менә шулай ул,  матурым, бәяне вакыт бирә. Илфарга да шулай дидем. Алайса яшьлек мәхәббәтем калды, яшьлек мәхәббәтемә кияүгә чыксам яки өйләнсәм, бәхетле булыр идем, дип хыяллана кеше гомере буе. Алай булмый ул гел. Менә сиңа бер мисал.
P.S. Мин өстәп берни дә язып тормыйм инде. Тәкъдир дигән сүзнең үзе дә булырга тиешлеген аңлар яшьтә инде хәзер. 
 
Лилия Фәттахова.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.10.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»