поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.10.2021 Җәмгыять

Ник без һаман да фәкыйрь?!

Россия Президенты илнең төп дошманы дип фәкыйрьлекне атады. Олы территориягә, андагы хисапсыз байлыкларга ия булып та, ник без һаман да фәкыйрь соң? Ихтимал, Россия артык үзенчәлекле, башкаларга охшамаган ил булгангадыр. ХХI гасырда да көчкә очны очка ялгаучылар күплеге, илнең шундый дәүләтләр сафын тулыландырып тору сәбәпләре, әлбәттә, күп төрле. Алар объектив һәм субъектив, бер-берсенә күпмедер бәйле.

Тарихка барып тоташканнары да юк түгел. Шул сәбәпләрнең үзем электән мыекка чорнап куйган, күргән-белгәннәренә тукталасы, анализлыйсы килә.
 
Беренчедән. Россиянең иксез-чиксез киңлекләре, территориясенең зурлыгы халыкның тормыш дәрәҗәсен, аңын үстерүдә һәрчак кире роль уйнап килде. Территориаль зурлык яхшы юллар, төзек коммуникацияләр сорый. Алар аз. Һаман да Гогольча, һаман да ике бәла – «Дороги и дураки» ук булмаса да, юллар да, булган коммуникацияләр дә ХХI гасыр таләпләренә җавап бирми. Яхшыны төзер, булган тиклесен төзек тотар өчен тотрыклы икътисадка, үсешкә ия булу, эчке каршылыкларсыз яшәү, булдыклылык кирәк. Алары да биредә җитми.
 
Ара ераклыгы идарә итүне дә, аралашуны да начарайта. Элек-электән рус җирләренә цивилизация казанышлары – мәгърифәт, алдынгы фикер, мәдәният, ара ерак, халык таркау, берән-сәрән яшәгәнлектән, багланышлар сыек булганлыктан, эчкә начар үткән. Күп кенә яңарышлар төбәкләргә бөтенләй дә барып җитмәгән. Зурлык димәктән, мәшһүр «шестидесятник» Евгений Евтушенко Россияне озын койрыклы, шул койрыгы, гәүдәсе башыннан ерак, аерым яшәүче галәмәт олы түшкәле, кечкенә башлы динозавр белән чагыштырган иде…
 
Икенчедән. Россиянең чиксез киңлекләренең күпчелек өлеше, климат ягыннан караганда, рациональ хуҗалык алып бару өчен яраксыз. Жиде-сигез ай буе кыш. Кыска җәй. Кышкы салкын 30–40 градуска җитә. Шуның аркасында Россиянең энергетик чыгымнары ифрат та зур. Санап, очына да чыгарлык түгел. Торакларны, предприятиеләрне җиде-сигез ай буена җылыту өчен күпме ягулык кирәк. Күпме котельныйлар, җылылык трассалары төзе, аларны карап, ремонтлап тору зарур. Салкынга каршы тору өчен нигез-фундаментлар тирән, стеналар калын булу мөһим. Бу инде Көнбатыш Европадагы җил-яңгырдан сакланыр өчен генә салынган, күп дигәндә, бер кирпеч калынлыгы диварлар, бер катлы тәрәзәләр түгел. Биредәге салкын безнең көч-энергияне, акчаны, ресурсларны ашап, фәкыйрьлегебезне арттырып тора.
 
Өченчедән.  Тагын бер сәбәп – без материк халкы. Элек-электән алгарыш, цивилизация күбесенчә диңгез яны, диңгез буе илләрендә үскән һәм формалашкан. Флот төзеп, Европага «тәрәзә»не дә Россия ХVIII гасырда гына ачты. Диңгез буе халыклары, башкаларга караганда, чит илләр белән күбрәк аралаша. Сәүдә, кораб төзү, бер-береңдәге яңалыкларны күреп алып, үзеңдә куллану, диңгез һәм сәүдә белән бәйле алдынгы һөнәрчелек – болар барысы да ул илләрдәге халыкларны башны һәм кулларны яхшырак эшләтергә, һушлы булырга өйрәткән. Ә материк эчендәгеләр күп вакыт изоляциядә кала килгән. Аралашу, тәҗрибә уртаклашу, техника, технология җитмәгән. Бу – безнең фәкыйрьлекнең состав өлеше булган караңгылыкның янә дә бер сәбәбе. Изоляция бүген дә дәвам итә: санкция-чикләүләр аркасында безгә технологияләр сатмыйлар, кредитлар бирмиләр, инвестицияләр күтәреп бирегә кермиләр.
 
Дүртенчедән. Россия киңлекләренең табигый ресурсларга, файдалы казылмаларга бик бай булуы. Әйе, әйе, табигый байлыклар да – безнең бәхетсезлек чыганагы. Биредә Аллаһы Тәгалә биргән шул байлыкны уңга-сулга сатып, шулар хисабына, паразитларча димим, хөрәсән ялкауларча көн күрергә өйрәнелгән. Булдыксызлар һәм сансызлар шөгыле бу. Аллаһы биргәнне сатар өчен олы акыл кирәкми. Ә менә шул ук японнар кебек, бернинди ресурсларсыз җитештерүдә дөньякүләм уңышларга ирешү өчен, югары технологияләр уйлап табу һәм эшләтеп җибәрү, аларны сату, фәнне үстерү өчен ярыйсы тирләү, һәрчак тонуста булу мәслихәт. Без биредә аңа өйрәнмәгән. Социализм чоры булсын, хәзер булсын – нефть, газ, руда, урман һ.б. читкә һаман ага тора. Күпме шулай яшәп була?
 
Әгәр дә без табигый ресурсларга ярлы булсак, ачка үлмәс өчен, чарасызлыктан булса да, нидер җитештерергә, уйлап табарга, актив яшәргә өйрәнгән булыр идек. Бүген кая карама – Кытайда эшләнгән товар. Әллә без кытайлар ясаганны ясамаслыкмы? Тик югарыдагылар җитештерү дип артык баш ватмый. Алар дөнья базарында нефтькә бәя төшмәсә ярар иде, дип төн йокыларын йокламый. Күптән шуңа җиттек, нефтькә бәяләр, прогноз рәвешендә, ел саен илнең еллык бюджетына кертелә. Хәлең, көнең базардагы нефть бәясеннән торгач, икътисад хакында гомумән нидер сөйләп була микән ул?
 
Бишенче сәбәп. Россиянең бүгенгә кадәр күпмилләтле, ләкин унитар дәүләт булып калуы. Милләтләрне дәүләтле итүче конфедерация түгел, федерация дигәненең дә исеме генә калып бара. Ил алга китсен, бай яшәсен дигәндә, беренче чиратта төбәкләрне бай итү, аларга икътисади һәм сәяси ирек бирү зарур.
 
Алтынчы. Калган сәбәпләргә тукталмыйча, биредәге бәхетсезлекнең соңгы, ихтимал, ХХ гасырдагы төп сәбәбенә күчәсе килә. ХХ гасырда илне тәмам эштән чыгарган нәрсә – ул да булса большевизм. Большевиклар җитмеш ел буе Россия халкы өстендә моңа кадәр беркайда да күренмәгән глобаль социаль тәҗрибә үткәрде. Зыялы катлауны юк итү,  крестьянның иң булдыклы өлешен бетерү, алдынгы фикергә ирек бирмәү, ашкынып кораллану, сугыш һ.б. – болары да үсешне тоткарлаган, чабудан тартып, безне фәкыйрьлектә калдырган күренешләр бит.
 
Наил Шәрифуллин
 
Фото: pixabay.com

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.10.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»