|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2021 Җәмгыять
«Хәбәр итүче юк. Үзем моргтан эзләп таптым» — Фәүзия Бәйрәмованың ире үлгән
Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин коронавирустан вафат булган. Аяныч вакыйгалар турында язучы үзенең фейсбугында уртаклаша. Бер-ике көн элек язучы ирен хастаханәгә алып китүләре турында язган. «Иремне ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте. Теге зәхмәт булырга тиеш. Сатурациясе 80, үпкәләрнең зәгыйфьләнүе кимендә 50-60 булырга тиеш, диделәр. Улым озата китте… Мине карамадылар да, чөнки авыру билгеләре юк, контакт кына бар. Салихҗан улы Җәмил өчен дога кылсагыз иде», — дигән ул.
Ә кичә инде тагын да куркынычрак хәбәр:
«Ирем кичә хастаханәдә үлгән. 22.40 та… Миңа хәбәр итүче юк. Үзем таныш врачлар аша эзләтеп таптым. Моргта ята икән. Әле рәсми хәбәр итүче юк. Беркем ярдәм итмәде.», — дип яза Фәүзия Бәйрәмова.
Кайгы уртаклашабыз. Ходай сабырлыктан ташламасын.
Төп фото: Азатлык
--- |
Иң күп укылган
|