поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2021 Җәмгыять

Бәби табарга әзерләүчеләр: доула һөнәренең асылы нәрсәдә?

Аларның төп хезмәтләре – таяныч-терәк булу. Кирәк урында назлы сүз белән юату, кыюлык өстәү, куркуны киметү. Сүзебез – доула дигән һөнәр ияләре турында. Гади генә әйтсәк, булачак әнигә бала тапканда ярдәм итүче хатын-кызлар бу. Туган да, дус-иптәш тә, хезмәттәш тә булмаган бөтенләй чит, әмма хатын-кыз кичергән иң катлаулы һәм куанычлы мизгелләрдә кирәкле кешеләр.

БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН
 
Доула сүзе грек теленнән алынган, аның мәгънәсе «хезмәтче», «кол хатын» дигәнне аңлата. Бәби көткән хатын-кызга медицина ярдәмен табиб күрсәтә. Әйтик, карындагы сабыйның халәте, булачак ананың физиологик торышын тикшерә. Ә доула ана булырга җыенган хатын-кызга рухи, мәгълүмати һәм физик яктан ярдәм күрсәтә. Акушердан аермалы буларак, доула медицина алымнарын кулланмый, бала туганнан соң да акушер эшен башкармый.
 
Һәркем булдыра алмый
 
Казаннан Евгения Русанду доула һөнәре турында үзе йөккә узгач белә. Озак вакыт моны безгә хас мавыгу түгел, Көнбатыш һөнәре дип йөри әле ул. Әмма Россиядә дә доулаларның булуы һәм моңа махсус өйрәнергә мөмкинлекләр барлыгын белгәч, чынлап торып кызыксына башлый. Укый, өйрәнә, махсус белем ала. Бу вакытта инде үзе дә – әни, баласына 2,5 яшь була.
 
— Доулалар медицина ярдәме күрсәтми. Доула – булачак анага бәби тапканда терәк-таяныч булучы ул. Бәби табу, нигездә, медицина процессы түгел, ә, бәлки, күбрәк көнкүреш, мәгълүмати вакыйгадыр да, шуңа да мондый чакта рухи таяныч аеруча мөһим, – ди тәҗрибәле доула. Үз практикасында 20дән артык хатынга булышкан ул. Беренче тапкыр ярдәм күрсәткән ананы да хәтерли әле Евгения. Аның өчен беренче тәҗрибә булса, ханымның – икенче йөклелек чоры. «Бик җиңел һәм бик тиз таптык без ул баланы», – дип искә ала әңгәмәдәш.
 
Евгения фикеренчә, бәби табарга әзерләнүче хатын-кыз йөклелек чоры һәм гомумән үз халәте турында бик күп нәрсәләрдән хәбәрдар түгел.
 
— Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: замана хатын-кызлары бәби табуга әзерлексез. Күп очракта бу безнең хәзерге социальләшүебезгә дә бәйле. Кечкенә гаиләләр булып яшибез, балалар ничек туганын күрмибез. Гадәттә, кулыбызга алган беренче һәм еш кына бердәнбер сабый үзебезнең сабыебыз була. Шуңа күрә булачак ата-аналарга яхшылап әзерләнергә, мәсьәләне нульдән өйрәнергә кирәк. Барлык мәгълүмат ачык бит хәзер. Доула дигәннән, бу һичшиксез бәби табу вакытында алар янында булган кешеләр генә түгел. Алар – бәби табарга әзерли торган кешеләр дә. Доула әзерлеген узган ханымнарны бала тапкан вакытта табиблар да мактый, чөнки аларга хатын-кызны әлеге катлаулы процесска әзерләргә, моңа вакыт сарыф итәргә кирәкми. Үз организмыңны, тәнеңне белмәү, бәби табуның гадәти физиологик күренеш икәнен оныту, күп кенә өзлегүләрнең дөрес яшәү рәвеше алып бармаганнан килеп чыгуын аңламау – менә шушы белемнәр җитеп бетми булачак аналарга, – ди Евгения.
 
Хәзерге вакытта белгеч йөклелек һәм бала табуга комплекслы әзерлек белән шөгыльләнә. «Бу, нигездә, булачак аңлы ата-аналар, «сәламәт бала табарга телим» дигән сүзләрне гамәлләре белән чынга ашыручылар өчен. Туклану, фикерләү, яшәү рәвешенә бәйле сорауларны бергәләп хәл итәбез, аңларга тырышабыз»,  – дип уртаклашты Евгения Русанду.
 
Бергәләп рәхәтрәк
 
Майя Игдисамова бишенче баласын өйдә таба. Сабыен дөньяга китерү мизгелләре могҗизага тиң, сихри шартларда узды, дип искә ала хәзер. Бәби тапканда дүрт баласы да, ире дә, ярдәм итүче доулалары да янәшәдә була.
 
— Мин бу сабыемны ничек табуым турында сөйләгәндә, күпләр: «Син шулай дип әйткәч, үзем дә бала тапкандай булам, бәби алып кайтырга теләгем барлыкка килә», – ди. Кызыбыз мәхәббәт һәм ярату тоеп дөньяга килде. Төнге 11ләрдә йокларга ятарга җыендым, шуннан соң тулгак тота башлады. Бик куркырлык булмагач, әле азрак йокларга да өлгердем. Аннан уянып, тулгакның көчәйгәнен сиздем. Төнге бердә йөклелек чорымны күзәткән доулама язып, килүен сорадым. Өйдә генә табу өчен барысын да әзерләгән идек. Доула килде, үзе белән тәмле торт та алып килде әле ул. Тулгак арасында көлешергә, сөйләшергә дә җай таптык. Миңа шулкадәр рәхәт иде. Хастаханәләрдә болай иркенләп табу мөмкин түгелдер… Әвернә сөяген (крестец. – Ред.) сыйпап, мине тынычландырып тордылар. Бәби тапканда шундый кайгырту кирәк икән анага! Көчәнә башлагач та, доула янымнан китмәде. Салкын чүпрәк белән битемнән сөртеп торды. Әйткәнемчә, кызыбызны дөньяга китерү хәтеремдә рәхәт бер вакыйга булып уелып калды, – ди Майя.
 
Төп кеше – табиб
 
Биш бала анасы Рәдифә Ногманова әйтүенчә, электән үк хатын-кыз бер ялгызы гына бәби табып ятмаган. Аның янында кемдер булган: «кендек әбиләре» дисеңме, күршеләреме, иптәш кызларымы… Әңгәмәдәшебезнең, дөньяга сабыен китергән вакытта ук булмаса да, тулгак мизгелләрен кичерергә тормыш иптәше булышкан. Булачак ана янында бу вакытта табибтан тыш та кемдер булуына уңай карый һәм хуплый әңгәмәдәшебез.
 
— Безнең Әлмәттә дә доула хезмәтен күрсәтүче бар дип беләм. Ләкин мин аңа кадәр бишенче баламны табып өлгергән идем инде. Бәби тапканда янымда балаларымның аталарын булуын теләгән идем, – дип сөйләде Рәдифә ханым. – Беренче бәбине тапканда, тулгак вакытында корсагымны тотып, баласы белән сөйләшеп торды ирем. Шул мизгелдә ниндидер җиңеллек тоя идем инде. Ничек суларга, ничек көчәнергә икәнен каян белеп бетерәсең? Беренче сабыйны тудырганда көйләп-җайлап торучы янәшәдә булса, бик әйбәт ул. Аңлыйм: барлык ир-атлар да моңа әзер түгел. Икенче-өченче баламны тапканда ирем бармады, дүртенчесендә кыюлыгы җитмәде. Бишенчесенә барам дигән иде, вәгъдәсендә тора алмады.
 
Әле шушы көннәрдә генә беренче сабыен дөньяга китергән Зөлфия Сәйдәшеваның фикере башкачарак. «Доула хезмәттеннән файдаланып, аңа акча биргәнче, янәшәдә үз ирең булу яхшырак. Доула – чит кеше бит әле ул. Тик тулгак тота башлагач, берәү дә кирәкми кебек инде. Шәхсән миңа шулай булды. Авырту башлангач, сулап өлгерәсе иде, дип кенә уйладым. Бәби тапканда төп иптәш – табиб. Аның сүзләрен тыңларга һәм ул кушканны үтәргә кирәк», – ди ул.
 
Блогер, өч кыз әнисе Айгөл Темирбулатова доула һөнәрен үзләштергән хатын-кызларны «кендек әбиләре» белән чагыштырды.
 
— Бу күренешкә уңай карыйм. Ләкин җаваплылыкны бала табарга тиешле ана үз өстенә алса, дөресрәктер. Ник дигәндә, бала тапканда төрле хәл булырга, хастаханә һәм табиблар ярдәме кирәк булырга мөмкин. Доула белән генә бәби табып, кан югалтып, үлүчеләр барлыгын беләм. Хәер, хастаханәдә дә андый очраклар була инде, – диде ул.
 
Казаннан Айгөл Сабирова икенче сабыен табарга әзерләнә. Беренче мәртәбә бәби табасы булса, уйланган булыр идем, ди. «Хәзер инде бәби тапканда нәрсәнең ничек икәнен чамалыйм. Интернетта ничек итеп дөрес суларга икәнен өйрәткән видео карау да җитәдер дип саныйм. Миңа доула кирәкмәс иде. Хәер, минем табибым да бик яхшы иде. Ул гел янымда булды, массаж да ясады, сүзе белән дә терәк була белде. Әни дә видеоэлемтә аша булышып торды. Канәгать калдым, кыскасы. Бәби тапканда чит ярдәмче кирәк дип тапмыйм», – дигән фикердә ул.
 
САН
 
Татарстанда доула хезмәте бәясе 9–25 мең сум тирәсендә тибрәлә. Бәя аның тәҗрибәсе, белеме, мөмкинлекләренә бәйле. Мәскәүдә бала табарга ярдәм иткән доула якынча 700 доллар (50 мең сумнан артык  акча. – Ред.) ала. Санкт-Петербургта – 400 доллар (28800 сум. – Ред.).
Белгеч сүзе 
 
Диләрә Мөхәмәдова, акушер-гинеколог, онкогинеколог:
 
–  Табиб буларак теләгем шул: бу кеше медицина белеменә ия булсын иде. Гадәттә барлык сорауларны акушер-гинеколог, йөклелек чорында күзәтүче булган, бала таптырган табиб хәл итә. Тик хәзер барысы да Инстаграм һәм интернеттагы киңәшләргә колак сала. Шуңа күрә, минемчә, бала табу чорында бу процессны белгән кешегә мөрәҗәгать итү яхшырактыр. Монда «иптәш кызым шулай итте әле» дигәнгә генә таянырга ярамый.

 


Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.10.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»