поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.09.2021 Ир белән хатын

86 ел бер сүз әйтми узган гомер

Саба районының Югары Шытсу авылында гомер итүче Рауза апа Әхсәновага 86 ел ишетми, сөйләшми яшәү бик авыр булгандыр. Тик ул зарланмый, йөзе һәрвакыт көләч, ишарәләр белән булса да, әйтергә теләгән сүзен аңлата. Рауза апа бүген килене Әлфия тәрбиясендә яши. “Без бер-беребезгә иптәш.

Эштән соңга калып кайтсам да, юксынып, кочаклап ала”, — ди Әлфия апа. 33 ел бергә тору дәверендә алар бер-берсен бик яхшы аңлый.
 
Рауза апа тумыштан телсез. Әтиләре сугыш кырында вафат булган. Рауза апаның бертуган апасы ул вакытта гаиләсе белән Чиләбедә яши. Кыз төп йортта әнисе белән генә кала. Ялгызы калмасын дип, аны кияүгә бирәләр. Әсхәдулла абый шулай ук телсез була, тик тумыштан түгел. 4 яшендә башына ялгышлык белән ат тибә. Аңа шунда зыян килә.
Рауза апа белән Әсхәдулла абыйның уллары Нигъмәтулла һәм кызлары Расиханы башта әбиләре үстерә. Малай белән кызга 3-4 яшьләр тирәсе булганда, әбиләре олы кызлары янына Чиләбегә китә. Кире кайтканда, Нигъмәтулла белән Расиха сөйләшүләрен оныткан була инде. Соңрак алар кабат сөйләшеп китә.
 
Рауза апа белән Әсхәдулла абый 49 ел бергә гомер кичерәләр. 2010 елда Әсхәдулла абый 80 яшендә вафат була. Соңгы ике елында күзләре сукырая. Аңа кадәр инфаркт кичерә. Әтисе үләренә 2 ел кала уллары Нигъмәтулла абый 43 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Бу вакытта аның кызы Әдиләгә 19 яшь була. Әлфия апа ире белән 20 ел гына яшәп кала.
 
Рауза апаның кызы Расиха апа тормыш иптәше белән 3 бала үстергән. Оныклары бар. Язма герое Рауза апа хәзерге көндә 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы булу бәхетен татыган.
 
Рауза апа ишетмәсә дә, сөйләшмәсә дә, кулы тик тормый. Матур киезләр, башмаклар бәйли, тегү машинасының да рәтен белә.
 
— Ул бар эшкә оста. “Әгәр сөйләшә алса, Рауза бик алга киткән кеше булыр иде, мөгаен”, — дип әйтә иде күршебез, — ди Әлфия апа.
 

Альмира МӘҮЛЕТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 30.09.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»