|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2021 Җәмгыять
Ике яшьлек кыз 4 телдә укый-яза беләЛондонда яшәүче ике яшьлек Исайя Гьямфи укый, яза һәм инглиз, испан, француз телләрендә саный белә. Гениаль Гьямфиның әнисе, 30 яшьлек Жазель Андерсон кызының күптән түгел генә бер тәүлек эчендә японча 40ка кадәр санарга өйрәнүен сөйли. Хәзер ул төрле дәрәҗәдә 4 телне үзләштергән. Хатын сүзләренчә, ул кызына 8 ай булганда аның мәгълүматны тиз үзләштерүен аңлаган. Кыз бала тиз арада хәрефләрне ятлаган һәм кабатлаган. “Башта моңа исем китте, 8 айлык баламның чыннан да хәрефләрне белүенә ышанмадым”, – ди ана.
Кыз балага 1 яшь тулгач, әти-әнисе аңа блокнот бүләк иткән. Сабый шунда саннарны язып барган. Шулай итеп Гьямфи математика нигезләрен үзләштергән: ул алу-кушу гамәлләрен өйрәнгән. Исайя балалар бакчасында яшьтәшләренә саннар һәм хәрефләр өйрәтә.
Андерсон кызының математика белән шөгыльләнгәндә аеруча бәхетле булуын белдерә. Тәүдә башка ата-аналар кыз баланың сәләтенә ышанмаган, әмма соңрак Андерсон Инстаграмда кызын нәрсәгә дә булса өйрәтүне күрсәтеп барыр өчен блог булдырган.
Гениаль булу начар түгел, әлбәттә. Тик, ата-аналарга баланың табигый яшен онытмаска кирәк. Белем-белем белән, ә менә ваемсыз балачакка гына хас уеннарны да онытмаска кирәк, минемчә. Чөнки артык белемле балалар еш кына ялгызлыктан интегә...
Фото: пиксабай
Чыганак: Lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|