|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2021 Дин
“Бала төшертү — кеше үтерүгә тиң”Медицина белгечләре бала төшертүнең сәламәтлек өчен зыяны турында тукып торса да, абортлар саны кимеми. Хатын-кызны әлеге ялгыш адымга төрле сәбәпләр этәрә: кемдер шул рәвешле көтелмәгән йөклелектән котыла, икенче берәүләр күп бала үстерергә авыр дип уйлый, кайберәүләргә ире бәби табарга рөхсәт итми, икенчесен табиблар, балаң гарип туарга мөмкин, дип куркыткан, кемдер әле үзе бала, яшьлек ялгышы аркасында йөккә узган. Күп нәрсә динсезлектән килә, ди “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. — Рөстәм хәзрәт, кайбер кеше, яралгы кечкенә вакытта бала төшертүнең гөнаһы юк, чөнки әле җан иңмәгән була, дип аңлата. Монда хаклык бармы? — Рәсүлебез (с.г.в.) әйткән: җан яралгыга 120 нче көндә иңә. Фәрештәләр килеп, балага җан өрә һәм Аллаһ әмере белән өч төрле нәрсә яздыра: кешенең ризыгы, гомер озынлыгы, бәхетле һәм бәхетсез булачагы. Күпме хезмәт хакы аласыбыз, йорт, машиналарыбыз әни йөрәге астында ятканда ук билгеләнгән була.
Дин буенча, баланы җан иңгәнче төшертү дә гөнаһ. Чөнки аборт — олы гөнаһларның берсе.
— Бу гөнаһны Аллаһ кичерсен өчен нишләргә?
— Аның аерым догасы юк, гомернең ахырына кадәр Аллаһы Тәгаләдән шул гамәл өчен гафу сорарга, тәүбәгә килергә һәм башка бу гөнаһка әйләнеп кайтмаска кирәк. Аллаһ ялваруларыңны ишетеп, кичерер дип өметләнергә генә кала.
— Диндә нинди очракта аборт рөхсәт ителә?
— Табиблар баланы төшертү өчен җитди нигез тапса, сабый белән булачак әни арасыннан берсен сайларга кирәк булса, йөклелек хатынның сәламәтлегенә куркыныч тудырса, яралгыны алдырырга туры килүе бар.
— Редакциягә хат килде. Бер хатынга УЗИ вакытында: “Балагыз зәгыйфь туачак, аборт ясатыгыз”, — дигәннәр. Тик бу хатын йөклелекне өзмәгән, сабыена Аллаһтан гел сәламәтлек сораган. Могҗиза диярсең, бала чынлап та сау-сәламәт туган. Хәзер ул райондагы футбол командасында иң яхшы уенчыларның берсе икән. УЗИга ышанырга ярамый, димәк?
— УЗИ аппараты туачак баланың җенесен дә төгәл күрсәтми кайчак. Сабыйның гарип, сәламәт туасын алдан ничек белсен? Һәр нәрсә Аллаһтан бит. Әлеге вакыйга моны тагын бер кат раслый. Ничек кенә булмасын, гарип баланы төшертү дә гөнаһ. Аны да Аллаһ яраткан. Бәлки, ул аны гаиләгә сынау буларак бирәдер. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Мөселманның хәле гаҗәп: нәрсә булса да, аның өчен хәерлегә. Авырлык килсә, ул сабыр итә, шуның белән гөнаһлары ярлыкана. Яхшылык килсә, ул Аллаһка рәхмәтен әйтә, әҗер-савапларга ия була”, — ди. Шуңа күрә, сабыр булып, Раббыбыздан сорарга кирәк. Иншаллаһ, Аллаһ бер доганы да җавапсыз калдырмас.
УЗИ белгечләре, гинекологлар да аңласын иде: хатын-кызны бала төшертергә үгетләргә, абортка нигезсез җибәрергә ярамый. Бу очракта алар да җаваплы, әлеге гамәлләре белән гөнаһлы булачаклар һәм Аллаһ җәзасын бирергә мөмкин.
— Дин буенча, йөккә узудан саклый торган чаралар кулланырга ярыймы?
— Баланы үтерми торган саклану чаралары, әйтик, дарулар рөхсәт ителә. Ә яралгыга зыян сала торган спираль кебек алымнар кулланырга ярамый. Бу — гөнаһ.
— Редакциягә килгән хатта: “Күршемнең дүрт баласы бар. Тагын йөккә узган. Тормышлары болай да авыр. Бәлки, аңа аборт ясатса, хәерлерәк булыр, хәерче үрчетеп яту кемгә кирәк?” — диелгән. Нәрсә дип җавап бирерсез?
— Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу сорауга Үзе җавап бирә: “Балаларны Мин бирәм, аларга ризык бирүче дә — Мин. Шайтан сезгә килеп, ачлык, чирләр белән куркытыр”, — ди. “Хәерче үрчеткәнче, аборт ясату яхшырак” дигәне — шайтан сүзләре. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Төрле авырлыклар килергә, икътисадый вәзгыять катлаулы булырга мөмкин, әмма Аллаһ бәрәкәтен бирә. Авырлыктан соң җиңеллек килер, ди. Аллаһ бүләге — баланы хөрмәт итеп кабул итәргә, моның өчен Раббыбызга рәхмәт укырга кирәк. Чөнки бер Аллаһ кына барысын да хәл итүче.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|