|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2021 Фаҗига
18 яшьлек туган көнен бәйрәм иткән егет белән кыз һәлак булганКалининградның Зеленая урамында 18 яшьлек егет һәм аның 17 яшьлек сөйгәне тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак була. 25 сентябрь көнне төнге 11ләрдә яшьләр компаниясе тугызынчы каттагы фатирда дусларының туган көнендә була. Барысы да спиртлы эчемлекләр кулланган. 17 яшьлек кунак ачык тәрәзә төбендә утырган була. Аны бу көнне 18 яшьлек туган көнен билгелүп үтүче егет кочакларга маташкан була — егет тигезлекне югалта, икесе дә тәрәзәдән егылып төшә.
Төбәк Тикшерү комитетында әлеге мәгълүматны расладылар һәм хәбәр ителгәнчә, яшь кешеләрнең үлем факты буенча тикшерү үткәрелә, бу хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|