поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2021 Фаҗига

Каракүл фаҗигасе: “Ахырзаманны күрдек...”

Быелның 6 маенда көтмәгән-уйламаганда янып яткан урманнан бер бүрек кадәр ут килеп, 13 йортны ялмап йоткан. Ярты сәгать эчендә. Беркем бернәрсәсен коткарып кала алмаган.

Татар төбәкчеләренең Омск якларына сәяхәте вакытында фаҗига кичергән Каракүл авылында булырга туры килде.

– Бозаулар, песиләр кычкырып янды, көтүдә булган мал-туар гына исән калды, – диләр, бу чакларны көрсенеп искә төшереп авыл халкы. – Ярый инде, үзебез барыбыз да исән калдык, үлем-китем булмады.

Авыл урамына уртасына төшеп, ике яклап ялкын йортларны ялмап йотып барган. Балалар булмаудан ябылган булса да, административ үзәк ролен үтәгән мәктәп бинасы да, кибет тә көлгә әйләнгән.
 
– Ахырзаманны күрдек ... – ди Каракүл кешеләре. Җитмәсә, ул көнне нык җилле булган, шуңа да ялкынга гайрәтен күрсәтергә җай чыккан. Егермегә якын гаилә йорт-каралтысыз калган. Урман эчендә утырган булгач, монда йортлар агачтан. Ә быелгы эссе коры елда агач шырпы кебек дөрләп яна шул инде. Аннары газ булмагач, өйләрдә газ баллоннары булган, алар да шартлап янгынны көчәйткән.
 
Ерак Себернең татар авылына килгән бу афәт дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезне битараф калдырмаган. Һәркем ярдәм кулын сузарга ашыккан. Беречеләрдән булы,. республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов өч миллион сум җибәргән. Кулы җиңел булган. 10 миллион сумлап җыелган. Өлкә губернаторы да ярдәм иткән. Төркиядән дә җибәргәннәр. (Монысы да гаҗәп түгел. Каракүл авылы кешеләре узган гасыр башында Төркиягә китеп, мең бәлаләр белән барып җитеп, анда авыл төзеп, Каракүл урамы барлыкка китергәннәр.) Аннары инде шул акчаны йортсыз калганнарга бүлеп биреп, алар туганнары,балалары белән яңа өй салу хәстәренә керешкән.
 
З60 еллык бу татар авылы шушы ут афәте аркасында тәмам бетеп таралырга да мөмкин иде. Ләкин: “Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл...”
 
– дип авыл халкы бик мөһим карарга килгәннәр һәм туган авылларын саклап калганнар. Хәзер Каракүлдә тугыз яңа йорт авылны бизәп тора. Унынчысы да төзелеп килә.
 
Каракүл фаҗигасы татар халкының бердәм, ярдәмчел булуын бар дөньяга күрсәтте. Тик шулай да милләттәшләребез яшәгән мондый авыл-салаларда бүтән мондый афәтләр: су басулар, янгыннар булмасын иде инде.
 
Фото: 55.mchs.gov.ru
 

Йолдыз ШӘРӘПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.09.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»