поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.09.2021 Мәдәният

Тиздән Кариев театры 34нче сезонын ача

28 сентябрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 34 нче театраль сезонын ача. Бу уңайдан театр кунакларына ике спектакль тәкъдим ителәчәк – «Бәхетле көнем» һәм «Ак чәчәкләр кебек...».
Шулай ук, бу көнне программда:

10:00 сәгатьтә – Кариев театры белән пресс-иртә. Журналистларны Кариев театрының яңа сезонга планнары һәм проектлары турында фикер алышуга чакырабыз.

11:00 һәм 13:00 сәгатьләрдә – Яңа сезонның беренче премьерасы - «Бәхетле көнем» спектакле! Аның режиссеры – Екатерина Гороховская (Санкт-Петербург) – Казан тамашачысына 2020 елда куйган «Мио, минем Мио!» премьерасы буенча яхшы таныш. «Бәхетле көнем» спектаклендә вакыйгалар кече зал сәхнәсендә бара. Аны режиссер, рәссамнар, актерлар бергәләп иҗат итте.

Спектакльне караган һәркем үз тормышында булган бәхетле көнне танып алачак. Балачактан күңелгә уелып калган тойгыларны сез дә хәтерлисездер: яңа гына чабылган печән исе, әнинең кул җылысы, көн дәвамында урамда уйнаганнан соң, чикерткәләр тавышы астында йоклап китүләр... Әни дә, әти дә, без дә өйдә һәм бар дөнья түгәрәк. Ә иртәгә яңа көн туачак, аннан соң тагын, тагын, тагын яңа көн килер. Алар барысы да – безнең бәхетле көннәребез...

Бу көнне театр фойесын «Бәхетле көнем» спектаклен беренче булып караган нәни тамашачыларыбыз ясаган рәсемнәр бизәячәк. Спектакльдән соң яшь тамашачыларыбыз, шулай ук, алган тәэсирләрен кәгазьгә төшерә алачак.

18:30 сәгатьтә – «Ак чәчәкләр кебек...» спектакле. Әлеге спектакльнең пьеса авторы – Россия һәм Татарстанның атказанган табибы, Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсенең профессор И.Г.Салихов исемендәге шәһәр ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина. Режиссёр – Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Моннан 55 ел элек Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы дөнья күрә.

Заманында укучылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителгән әлеге роман табиб һөнәренә «һәйкәл» буларак билгеле. «Ак чәчәкләр кебек...» - Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга, табибә Гөлшаһидә – профессор Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновнаның - якты истәлегенә багышлана.

Кичке спектакль вакытында фойеда кунаклар өчен Г.Әпсәләмовка багышланган күргәзмә эшләячәк һәм шигъри аудиогазета яңгырап торачак.
Театрда күрешкәнгә кадәр!


---
Кариев театры
№ --- | 23.09.2021
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»