|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2021 Җәмгыять
Татарстан җәмәгатьчелеге телевидение ветераны Данил Ибраһимов белән хушлашаКичә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең элеккеге җитәкчесе Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы вафат булды. Аңа 71 яшь булган. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә. Данил Ибраһимов үзенең хезмәт эшчәнлеген 1972 елда башлый, Казан, Сарман һәм Яшел Үзән районнарының төрле мәдәният учреждениеләрендә эшли. 1982 елда ТАССРның телевидение һәм радиотапшырулар буенча Дәүләт комитеты дикторы итеп билгеләнә. Аннары 1987-нчедән программалар бүлеге һәм "Татарстан" ДТРК чыгарылышы белән җитәкчелек итте.
1993 елда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында мәдәният, сәнгать һәм спорт бүлегендә эшли башлый. Ибраһимов Татарстан Республикасы Архив хезмәте бастырган тарихи-документаль җыентыкларның инициаторы, төзүчесе һәм җаваплы мөхәррире була.
1999 елда Ибраһимовка «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, 2009 елда ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2018 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнә. Ул шулай ук фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты булды.
Данил Ибраһимов республика архив законнарын камилләштерүгә, архивларның матди базасын яхшыртуга, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча чит ил, федераль һәм төбәк архивларында документларны ачыклау, Татарстан халыкларының этнографиясе буенча уникаль аудиоязмаларны заманча цифрлы чыганакларга күчерүне һәм дәүләт саклавына кабул итүне оештыру инициаторы булды.
Аның инициативасы буенча Казахстан, Иран, Төркия архив хезмәтләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән, Милли китапханә һәм Мисыр Милли архивы оешмасы белән Россиянең федераль һәм төбәк архивлары арасында элемтәләр урнаштырылган.
Данил Ибраһимовның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Алар арасында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, ТР Президентының Рәхмәт хаты бар. Ул фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты булган.
Данил Ибраһимов куелган максатларга ирешүдә һәрвакыт җаваплылык, үҗәтлек, тырышлык белән аерылып торды. Ул абруй һәм тирән хөрмәт казанды.
Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Татарстан җитәкчелеге Данил Ибраһимов үлеме белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев имзалаган.
--- |
Иң күп укылган
|