|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2021 Фаҗига
Ана кеше 4 баласы белән янгыннан котылган, тик...Башкортстанда Калинин районының Федоровка бистәсендә 20 сентябрь иртәсендә кеше үлеме теркәлгән янгын чыккан. Янгын урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка махсус хезмәтләр көчләре юнәлтелә. Беренче янгын-коткару подразделениесе килеп җиткәндә, агач торак йорт һәм веранда януы күзәтелә.
Йорттан 5 кеше чыгып өлгерә: ана кеше һәм аның 4 баласы. Янгында 11 яшьлек малай каза күргән, аны дәваханәгә алып киткәннәр. Ләкин соңрак янгын эчендә 9 яшьлек кыз бала мәете табылган.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсеннән.
--- |
Иң күп укылган
|