поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.09.2021 Мәдәният

"Хәмдүнә апаның никахы озын гомерле булмады..."

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу концерты узды. Хәмдүнә апаның елына багышланган концертта мәрхүмәнең иҗатташ дуслары чыгыш ясады.

Концертны Алмаз Мирзаянов алып барды. “Хәмдүнә апа миңа “концертларымны алып барырсың әле” дигән иде. Кызганыч, насыйп булмады. Ләкин аны искә алу концертын алып баруым белән бәхетле мин”, - диде Алмаз.
 
Концерт барышында ул Хәмдүнә апаның тормышында булган һәм без белмәгән кайбер вакыйгаларны искә алды. Әйтик, тамашачыларның күбесе Хәмдүнә Тимергалиеваның кияүгә чыгуы турында белмәгән. “Хәмдүнә апа кияүгә чыкты, әмма никахлары озын гомерле булмады. Ул гомер буе парлы ялгыз булып җәберләнеп яшәргә теләмәгән. Хәмдүнә ападан “ир-ат ул джентельмен булсын, җебегән булмасын” дигән сүзләрне күп тапкыр ишеткәнем бар”,  - дип сөйләде Алмаз Мирзаянов.
 
Концертта Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зөһрә Шәрифуллина, Чулпан Йосыпова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Алсу Абульханова, Винарис Илъегет, Зөлфирә Шәйдуллина, Резидә Шәрәфиева, Илназ Минвәлиев, Резидә Төхвәтуллина, Вадим Захаров һәм концертны оештыручы Илһам Шәриф җырлады. Концертта Хәмдүнә апа белән Илһам башкаруындагы легендар “Кара каш, бөдрә чәч” җыры да яңгырады. Илһамга кушылып экранда Хәмдүнә апа җырлады. Гүя ул да биредә, сәхнә артында гына кебек тоелды... 
 
Барлык артистлар да мәрхүмәне җылы, ихлас сүзләр белән искә алды. Хәмдүнә апаның юклыгына якыннары гына түгел, хәтта тамашачылары да ышанмый... Урыны оҗмахта булсын... Ул мәңге безнең күңелләрдә...
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.09.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»