|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2021 Криминал
Казанда авыру кешене хастаханәгә илтүче ашыгыч ярдәм фельдшерына һөҗүм иткәннәрКазанның Авиатөзелеш районы Годовиков урамындагы 15нче йорт ишегалдында бер автомобиль ашыгыч ярдәм каретасының юлын япкан. Әлеге хәлне тикшерү өчен урынга полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар. Табиб машинадан чыгып, ашыгыч ярдәм каретасын үткәреп җибәрүләрен сораган, пациентны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтергә кирәклеген аңлаткан. Шул вакытта автомобильдән өч ир-ат чыгып, табибка ташланган һәм аны кыйнарга керешкән, дип яза Татар-информ.
Пациентка ашыгыч ярдәм таләп ителгәнлектән, урынга икенче автомобильне чакыртканнар. Ул ир-атны 12нче шәһәр хастаханәсенә алып киткән.
Ашыгыч ярдәм машинасының юлын ябып куйган машина зыян күргән ир-атның күршеләренеке булуы ачыкланган. Әлеге хәлне тикшерү өчен урынга полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|