поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
17.09.2021 Язмыш

Ашыгулар ялгышуга илтә...

Рәхилә белән күршеләр идек. Бер үк яшьтә дә булгач, аерылмыйча үстек. Бергә уйнадык, бергә мәктәпкә йөрдек. Тугызынчыда укыганда икебез дә классташыбыз Рәшиткә гашыйк булдык. Ул Рәхиләне үз иткәч әй еладым да инде, шешенеп беттем.

Аннары язмышым белән килештем. Әле аларга очрашырга ярдәм дә итә идем. Рәхиләнең әтисе бик кырыс иде. Кызын бары минем белән генә кич чыгара иде. Икәү бергә аларның өйлә­реннән чыгуга, дустым белән юлларыбыз аерыла. Ул сөйгәне янына ашыга.
 
Безнең йортыбыз авылның читендә, урман буенда урнашкан иде. Рәшит аулак урында шалаш ясап куйган икән. Яшьләр гел шунда очрашканнар. Мәктәпне тәмамлаган елны Рәхилә тазарып китте, бер киеменә дә сыймый башлады. Серне миңа гына чиште ул: Рәшиттән бала көтә икән. Әмма әти буласы кеше өйләнергә җыенмый, ә хәрби училищега кереп, офицер булырга уйлый икән. “Өйдәгеләр белсә, миңа көн бе­тәчәк”, — диде Рәхилә. Ул вакытта авылда ялгыз ана булу хурлыклы санала иде.
 
Авылдан икәү чыгып киттек без. Имеш, укырга ке­рә­без. Ә чынлыкта әле генә ачылган больницага санитаркалар булып урнаштык, чөнки анда тулай торактан бүлмә бирәләр иде. Рәхилә, көз җитүгә, декрет ялына китте. Авылга кайтып йөрмәдек. Беренчедән, авылыбыз Казаннан шактый ерак, ике­нчедән, әти-әниләргә хат язып, вакытыбыз юк дип ялганладык.
 
Нәкъ октябрь бәйрәме якынлашканда дустым бала тапты. Әмма алып чык­мады ул аны. Кирәкле кәгазьләргә кул куеп, бала тудыру йортында калдырды. Мин дә бер сүз әйтә алмадым. Хәер, ул кеше сүзен тыңлап торган булыр иде микән? Тулай торакта аны корсаклы килеш күрүчеләр артыннан сүктеләр, мондый яман эше өчен сөйләшмәс булдылар. Әмма дустыма барыбер иде. Икәү бер бүлмәдә яшибез. Дөрес, өченче бүлмәдәшебез — чуаш кызы Люда да бар иде әле, әмма аның бездә ни эше бар?!
 
Яңа елга авылга кайтырга булдык. Рәхилә соңгы вакытта бик чибәрләнде. Шуңа күрә клубта күп егетләрнең күзе аңарда гына булды. Салмак биюгә аны күрше авыл егете Марс чакырды. Мине дәшүче булмаганлыктан, гел аларны күзәттем. Пар килгәннәр иде алар, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.
 
Авылдан үзем генә киттем, чөнки Рәхилә, мине аптырашта калдырып, кияүгә чыгам диде. Берничә көн генә очрашып йөргән Марс тәкъдим ясаган икән.
 
Мин техникум тәмамлап, конструкторлык бюросына эшкә урнаштым. Анда булачак ирем белән танышып, аңа кияүгә чыгып, Себер як­ларына яшәргә китеп бардык.
 
Әни сөйләгәннәрдән ишетеп белүемчә, Марс бик көнчел булып чыккан. Юктан да сәбәп табып, Рәхиләне гел кыйнаган. Шундый бер ызгыштан соң башын элмәккә дә тыккан, вакытында күреп алып, коткара алганнар. Әмма шул көннән акылына зыян килгән. Берничә ел авыл буйлап тиле булып йөргән дә, дөнья белән барыбер хушлашкан. Дустым Хәят исемле бер кыз бала үстергән. Әмма ул да, мәктәп тәмамлап Казанга киткәннән соң начар юлга баскан.
 
Беркөнне Рәхилә юкка чыккан. Күршесе кереп, бөтен җирдән эзләгән. Ишеге ачык булган, өстәлдә чәе торган. Дустымның гәүдәсен ике көннән генә лапас артындагы алабута арасыннан тапканнар. Куе булып үскән чүп үләне арасыннан карарга беркемнең дә башына килмәгән. Нәкъ ике көн элек күк күкрәп, яшен яшьнәп көчле яңгыр яуган булган. Рәхиләне яшен суккандыр дип фаразлаганнар, ул шешенеп беткән булган. Кем белә, әллә теге бала табу йортында калдырган баланың рәнҗеше төшкәнме?
 
Әлфия. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.09.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»