поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
17.09.2021 Сәясәт

Уфада яшәүчеләргә «Сугыш чоры балалары» таныклыгы тапшырдылар

16 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Сугыш чоры балалары сәгате" кичәсендә катнашты. «Родина» кинотеатры фойесында Бөек Ватан сугышы елларында туган өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җыелган иде.

Очрашу барышында республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, быел төбәк дәрәҗәсендә сугыш чоры балалары статусы закон белән ныгытылды. Март аенда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тиешле закон кабул итте һәм төбәк Башлыгы кул куйды. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, әлегә бу категориядәге кешеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә зур булмаган ярдәм күрсәтелә алган. Бу максатларга Башкортстан бюджетыннан 189 миллион сум акча бүленгән.
 
- Коронавирус йогышы әлегә беркая да китмәде, шуңа күрә сәламәтлегегезне саклавыгызны сорыйм. Әгәр дә каршы күрсәткечләр юк икән, вакциналауны узарга кирәк. Мин инде бездә реанимация бүлекләрендә яки ИВЛ аппаратларында прививкалар ясаткан пациентлар юк, дип бер тапкыр мисал китердем. Алар арасында үлем очраклары да юк. Әлбәттә, вакциналанган кешеләр зарарлану очраклары да бар, ләкин алар авыруны күпкә җиңелрәк кичерә.
 
Сугыш чоры балалары статусы буенча без сезгә чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү хокукын беркетәбез, – диде Радий Хәбиров. - Ил белән бергә авыр сынауларга да түздегез - басуда, остаханәләрдә, заводларда эшләдегез. Нәкъ менә сез безнең икътисадка нигез салдыгыз. Моның өчен зур рәхмәт сезгә!
 
Очрашуның ахырында Башкортстан Башлыгы республика башкаласында яшәүчеләргә «Сугыш балалары» таныклыклары тапшырды.
 
– Озак еллар намуслы хезмәтегез, республикабыз һәм илебез үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Радий Хәбиров. - Һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә ныклы сәламәтлек телим! - диде ул.

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»