|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2021 Җәмгыять
200 пассажир самолетта төн кунган - ә пилотлар кайтып киткәнДомодедово аэропортында Русия самолеты пассажирлары пилотларны көтә-көтә төнне очкыч бортында үткәргән. Бу вакыйга хакында бер яшь кыз Altapress.ru сайтына сөйләгән. Хәл күптән түгел генә, 14 сентябрьдә булган. Пассажир кыз сүзләре буенча, ул “Урал авиалинияләре” рейсы белән 22.15 сәгатьтә Мәскәүдән Барнаулга очарга тиеш булган. Әмма очу вакытын әллә ничә тапкыр тоткарлыйлар, нәтиҗәдә очкыч бортына пассажирларны нибары 01.00 сәгать тирәсендә генә кертәләр.
Посадка вакытында чиратта пассажирлар исерек кешене күрә, шулай да стюардессалар аны самолетка кертә. Русияле кыз хәтерләвенчә, башта исерек ир бәдрәфкә барырга рөхсәт сорый, соңрак бортпроводниклардан сыра таптыра һәм аты-юлы сүгенә башлый. Экипаж полиция чакырта. Бер сәгатьтән дебоширны самолеттан төшерәләр, әмма шул вакытта пилотларның эш сменасы тәмамлануы ачыклана.
“Һәм алар бернинди игълансыз-фәлән тордылар да чыгып киттеләр. 200 кеше безнең рейс очачакмы-юкмы икәнлеген аңламыйча авызын ачып карап калды. Салон тулы пассажирлар, күбесе балалар белән. Костыльга таянган инвалид та бар иде. Һава сулар өчен трапка да үткәрмәделәр”, – ди кыз.
Җитмәсә, бу вакыйга хакында уртаклашкан пассажир кыз ике бортпроводник сүзен ишетә. Алар “очарга кеше юк” дип уфтанган. Очкыч пассажирларына яңа экипажны көтәбез дип игълан итәләр. Иртәнге 6.00 сәгать тирәсендә ниһаять лайнер Барнаулга оча. Бу хәлгә аптырап гаҗиз булган пассажир кыз авиакомпаниягә коллектив шикаять язарга планлаштыруын белдерә. Чөнки пилотларның мондый тәртибе – башка сыймаслык хәл.
Чыганак: Lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|