|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2021 Медицина
"Реанимациядә ятучыларның берсе дә прививка ясатмаган"Мәскәү шәһәре сәламәтлек саклау департаменты белгечләре бригадасы Зубово авылындагы инфекция госпиталендә булды. Ике анестезиолог-реаниматолог, бер пульмонолог табиблар бөтен бүлекләрне, КТ һәм башка җиһазларны, шул исәптән кислород станциясен карадылар. Авыр һәм катлаулы пациентларны дәвалау тактикасы турында сөйләштеләр, үзләренең клиникаларындагы тәҗрибәне уртаклаштылар. Мәскәү табиблары Зубово госпиталенең эшчәнлеген Мәскәү клиникалары белән чагыштырды һәм югары бәяләде.
Мәскәү шәһәренең Мухин исемендәге клиникасында баш табибның анестезиология һәм реанимация буенча урынбасары Мачулина Ирина Александровна әйтүенчә, алар соңгы ел ярымда дәвалау эшчәнлеге белән генә шөгыльләнмиләр, Русия буйлап, Казахстан, Үзбәкстанга командировкаларда йөриләр икән. Командировкаларның максаты – пациентларны яңа төр коронавирус инфекциясеннән дәвалаган табибларга киңәшләр бирү, тәҗрибә белән уртаклашу. “Уфа шәһәрендә ничек дәваларга беләләр, кирәкле бөтен җиһазлар да бар, - дигән ул. – Башкортстан – Русиядә проблемасы булмаган сирәк төбәкләрнең берсе”.
Мәскәү клиникаларында реанимациядә ятучылар арасында прививка ясатканнар юк, ди ул. Булса да, алар бармак белән генә санарлык. Бүлекләрдә дә прививка ясатканнан соң чирләп килеп эләгүчеләр 5 проценттан артмый.
Лилия, пациентка, 28 яшь:
Мине монда кичә китерделәр. Үпкәләрем 30 процент зарарланган, тын алуы авыр булгач китерделәр. Иң авыр көннәрем үткән атнада булды. Бүген инде җиңелрәк, уколлар ясыйлар, системалар куялар.
Башта тамагым авырта башлады. Бәрәңге алганда тирләп, өшегән идем, шуңардан дип уйладым. Аннан температурам күтәрелде. Ачыклануынча, ковид-19 белән авырган туганнар белән аралашканбыз, алар үзләре дә, без дә бу турыда белмәгәнбез. Әле өйдә ирем белән бәләкәй балам чирләп ята. Прививка ясатырга өлгермәдек.
Азат Гәрәфиев, пациент, 34 яшь:
Мин госпитальгә килгәндә үпкәләрем 60 процент зарарланган иде. Реанимациягә салдылар, үпкәләрем тиз арада 75 процентка зарарланды. Хезмәтләндерү яхшы оештырылган. Реанимациядә ике атна яттым, күптән түгел генә палатага чыктым. Үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратында яттым”.
Зәлифә Йосыпова, республика клиник инфекция үзәгенең 4 нче бүлеге мөдире:
Мин бу госпитальдә ачылганнан бирле эшлим. Безнең бүлектә 100 кешегә урын булдырылды, әлеге вакытта 88 кеше ята. Прививка ясату башлангач кешеләр азаер, хәлләр җиңеләер дип көткән идек. Әмма һаман авыр хәлдәге пациентларны китерәләр, барсы да диярлек прививка ясатмаган. Агитация актив алып барылса да прививка ясатырга ашыкмыйлар, шул сәбәпле авыр пациентлар азаймый”.
--- |
Иң күп укылган
|