|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2021 Шоу-бизнес
“Башваткыч”ны алып баручы Рафил Җәләлиев: “Әле ярый хатын-кыз булып тумаганмын”Матурлык. Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый һәм аңа омтыла. Эльмира ГЫЙЛЬФАНОВА, җырчы, алып баручы:
— Мин табигый матурлык яклы. Матурлык салоннарына чәч кистерергә, маникюр һәм педикюр ясатырга гына йөрим. Каш ясатмыйм, ясалма керфек үстермим, чәчләргә ботокс ише процедуралар эшләтмим. Бик “экономный” хатын мин (көлә). Аллаһы Тәгалә миңа нинди кыяфәт биргән, шуңа риза һәм үзгәртәсем килми.
Ә тырнакларның тәрбияләнгән, матур булуы мөһим. Чөнки үзем дә бер-ике ел маникюр хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләдем. Бу миңа ошый иде, хәзер иң беренче чиратта хатын-кызларның тырнагына игътибар итәм.
Үзләрен бик карый торган ир-атлар да бар. Ирем Рафил (“ТНВ”да “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Рафил Җәләлиев): “Әле ярый хатын-кыз булып тумаганмын”, — ди, чәч кистерүдән башка процедураларга йөрми. “Мин матур булып уянам”, — дип тә көлдерә.
Әсхәт, җырчы, тренер:
— Бите, гәүдәсе идеаль булып, бөтен яктан килсә дә, бәхетсез яшәүчеләр очрый. Кайбер кызлар иртәдән кичкә кадәр гәүдәсен матурайту өстендә эшли. Ә йөзләренә карасаң, салкынлык сизелә. Тышкы ясалма матурлык кына җитми шул! Кеше белән биш минут сөйләшкәннән соң, аның эчке дөньясын аңлыйсың. Кайчакта чибәр кешенең дә, авызын ачып ике сүз әйткәч, гүзәллеге шундук юкка чыга, аны күрми башлыйсың.
Кадрия ИДРИСОВА, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе:
— Әбекәйләребез борынгы заманнардан ук татар хатын-кызына озын толым йөртүне үрнәк итеп калдырган, бу матурлык билгесе саналган. Фотосурәтләрдән карап, элекке әсәрләрне укып, спектакльләрдән дә татар кызларының озын чәчле булуын беләбез. Немец галиме Карл Фукс та бу хакта болай дип язган: “Татар хатын-кызларының алдыннан барсаң да, артыңнан нәкъ татар кызы килүе билгеле, чөнки аларның озын чәченә тагылган чулпыларының чыңлавы ишетелеп тора иде”.
Чәч үстерү шактый мәшәкатьле: аны карарга, үрергә, чулпылар тагарга кирәк. Бу — татар хатын-кызына хас чисталык, пөхтәлек, тырышлык, тыйнаклык кебек матур сыйфатларның үрнәге. Озын чәчле кыз мөлаем, җыйнак, сабыр була, чөнки чәчне тарап үргәнче, шактый вакыт үтә (күпләр “үреп торганчы” дип чәчен кистерә). Гомумән әйткәндә, озын толым — татарлык һәм гүзәллек билгесе, татар кызларының матурлыгы да шундадыр.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|