поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2021 Милләт

Минәхмәт Хәлиуллов киләчәккә эш планнарын алдан төзеп куйган

9 сентябрьдә эшкуар, төзүче, җәмәгать эшлеклесе Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиуллов үзенең 60нчы туган көнен билгеләп үтте.

Самара өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов татар милли оешмалары үткәргән чараларга акча биреп кенә калмый, спорт ярышларын үткәрүдә үзе дә катнаша, хәйриячелек белән дә күп шөгыльләнә. Мәсәлән, үткән елда Сызранда төзелеп килүче яңа Җәмигъ мәчетенә тәрәзәләр куйдырган, даими рәвештә ДЦП белән авыручы “Фәрештә-балалар” (Дети-ангелы) иҗтимагый оешмасына ярдәм итеп тора - коронавирустан саклану өчен битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин иткән, салкын биналарын җылыту өчен тышкы ягын төреп, буятып куйган. Пандемия сәбәпле Самараның Җәмигъ мәчетендә финанс кыенлыклар туганда да, “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев белән кушылып, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасы күрсәткән хезмәт чыгымнарын каплаганнар.
 
Киләчәккә дә эш планнарын алдан төзеп куйган ул. Киләсе җәйдә “Яктылык” татар мәктәбенә бирелгән кичке мәктәп бинасын үзгәртеп кору буенча зур эшләр көтелә. Әлбәттә, бу эшне төзү компаниясе җитәкчеләренең берсе булган Минәхмәт Хәлиулловның катнашыннан башка чыгышып булмас. Быелгы октябрьдә мәктәпнең яңа бинасының проекты әзер булачак, ә киләсе җәйдә ремонт эшләре башланачак.
 
Самараның “Чайка” чаңгы шуу базасында “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм ата-аналар өчен ел саен уздырыла торган кышкы универсиада, яшүсмерләр арасында уздырылып килүче милли татар көрәше, милли командалар арасында уздырылып килүче минифутбол ярышлары һәм башка күпсанлы чаралар да юбилярыбыз катнашыннан башка үтми.
 
Россиянең торак-комуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Россия халыклары ассамблеясенең «Дружба народов - единство России» медале, Бөтендөнья татар конгресының “Татар халкы алдындагы казанышлары” өчен медале, губернаторның Мактау грамотасы һәм башка күпсанлы рәсми бүләкләр иясе Минәхмәт Хәлиулловны шушы зур юбилее белән чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык телибез. Эшегездә - уңышлар, иҗтимагый тормышыгызда - казанышлар, гаилә тормышыгызда бәхет-сәгадәт юлдаш булсын.
 
Самара өлкәсенең татар милли оешмалары.

---
Бердәмлек
№ --- | 15.09.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»