|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2021 Криминал
Карбыз ашап үлүчеләр эшендә бер кешене тоткарлаганнар. Кем ул?Русиянең тикшерү комитеты Мәскәүдә карбыз ашап агуланып үлүчеләр эше буенча биналарны зарарсызландыру компаниясе хезмәткәрен тоткарлаган. Хәвефсезлек таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү һәм саксызлык аркасында ике кеше үлеменә китерү буенча кузгатылган җинаять эше фигуранты – шәхси компаниядә эшләүче 39 яшьлек ир. Ул кибет бинасында дезинсекция үткәргән. Аны тикшерүчегә алып киткәннәр. Тикшерү сәүдә бинасында химик эшкәртү үткәргәндә кагыйдәләр бозуны өстенлекле версия дип саный әлегә. Комитет хезмәткәрләре азык-төлек кибетендә дезинсекция үткәрүчеләрдән сорау алган, процедура вакытында кулланылган матдәләр өлгеләре һәм барлык документация тартып алынган. Исегездә булса, 13 сентябрь көнне карбыз (“Магнит”та сатып алынган) ашаганнан соң үлүче 15 яшьлек кыз һәм аның 61 яшьлек картәнисе канында агулы матдә эзләре табылган. Белгечләр фикеренчә, бу матдәнең организмга эләгүе тиз арада кеше үлеменә китерергә мөмкин. Этиленгликоль тормоз сыекчалары, антифризлар, аяк киеме кремнары ясаганда компонент буларак кулланыла.
Фото:РФ Тикшерү комитетыннан
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|