|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2010 Икътисад
Япония һәм Кытай Татарстанда карбамид ашламалар җитештерү заводы төзиячәк2015 елда Менделеевскида соңгы 20 елда беренче ашлама җитештерү буенча зур завод сафка басачак Россия, Япония һәм Кытай РФ Президенты Дмитрий Медведев катнашында Япониянең Иокогама шәһәрендә (бүген анда АТЭС саммиты башланды) Татарстанда 1 миллиард доллар белән бәяләнүче карбамид ашламалар җитештерү заводы төзү турындагы өч яклы килешүгә кул куйды.
2015 елда Менделеевскида соңгы 20 елда беренче ашлама җитештерү буенча зур завод сафка басачагы хакында хәбәр ителә.
Проектта Япониянең «Mitsubishi Heavy Industries, Ltd.» (MHI) һәм «Sojitz Corporation of Japan», Кытайның «China National Chemical Engineering Corporation» (CNCEC) компанияләре катнаша. Әлеге компанияләр яңа предприятиене сафка бастыруның барлык этапларын гамәлгә ашыра. «Sojitz» сайтында хәбәр ителгәнчә, мондый тулы цикл Россия территориясендәге проектлар өчен шактый сирәк күренеш.
Дөньяда ашламага ихтыяҗ елдан-ел арта. Россия, табигый газ җитештерүдә әйдәп баручы буларак һәм үз ресурсларының бәясен арттырырга омтылып, ашлама җитештерүгә карата кызыксыну белдерә. Татарстанда завод төзелеше проекты әлеге факторлар белән тулысынча туры килә, дип хәбәр итә «РБК».
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Дмитрий Медведевның АТЭС саммитына визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Россия делегациясе составында Япониягә китте.
|
Иң күп укылган
|