поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2021 Авыл

«Без авыл башлыгы белән аңлаша алмыйбыз»: авыл халкын су мәсьәләсе борчый

Өч көн элек Минзәләдән шалтыраталар. Шалтыратучы үзен Түбән Тәкермән авылыннан Хәким Сәхәбиев дип таныштырды. Борчуы бар: насосны сүндерү җайланмасы төгәл эшләмәгәнлектән, авылларындагы башнядан су агып ята икән.

– Без бу хакта кая гына әйтмәдек инде. Тик суны туктатмыйлар, – ди Хәким абый. – Иң беренче тапкыр 31 гыйнвар көнне агып ятканын күргән идем. Җәйге челләдә туктап торды да июль ахырыннан тагын ага башлады. Авыл җирлеге башлыгы белән дә уртак тел табып булмый. Аңа җитәкчеләргә генә күренә торган эшләр якынрак. Халыкның гозерен тыңламагач, район җыелышларында чыгыш ясап йөрүче бер вәкил генә дип саныйбыз без аны.
 
Ул пенсиягә чыккач, кире туган авылына күченеп кайткан. Кире кайткач, шактый эшләр башкардым, ди. Әйтүенчә, зиратны артык агачлардан, үсентеләрдән арындырдыру, мәчеткә су һәм газ кертү, тәрәзәләрне яңарту, су торбаларын алыштыру кебек эшләр башкарылган. «Бу хезмәтемне авыл җирлеге башлыгы белми дә калды дияргә була. Без  аның белән гел аңлаша алмыйбыз», – ди ул.
 
– Ике ел элек безнең урамда халыкка су килми башлаган иде. Җирлек башлыгы суүткәргеч челтәрләр безнең баланста түгел дип кенә җавап бирде. Үзара салым акчасы да халыкка иң кирәк әйбер өчен – су өчен тотылырга тиеш ул, – дигән фикердә шалтыратучы. –  «Реконструкция моста» дип әллә ниләр уйлап чыгарганчы, 80 яшьлек  әбинең чәй куярга сусыз утыруын, күршегә кереп су алуын уйларга кирәк. Авыл башлыгына, экспертлар чакыртып, су юлын эзләтик, дип тә әйткән идем. Тик ул аны кирәк тапмады.
 
Хәким Сәхәбиев сөйләгәннәргә ачыклык кертү өчен без Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова белән элемтәгә кердек. Түбән Тәкермән авылы шул җирлеккә карый. Башлык проблема барлыгын инкарь итмәде, ул сорау хәл ителгән икән инде.
 
–  Дөрестән дә, башнябыз агып ята иде. Бер яктан, аның тулып агуы суның башка җиргә китмәгәнен күрсәтү өчен дә кирәк иде. Кичә төзәттек, хәзер акмый, – диде ул.
 
Алия Шәрипова авылдан бары тик биш елга, институтта укыганда гына китеп торган. Укып бетерүгә кире кайткан. 1994 елдан – авыл советында сәркатип, 2015 елдан җитәкче булып эшли. «Яшьтәшләрем шәһәрне сайлаганда, мин авылымны сайладым. Туган авылымны бик яратам», – ди.
 
Авыл җирлеге башлыгы үзләре башкарган эшләр турында да сөйләде. Ә алар шактый. Илкүләм проектларда актив катнашалар. Узган ел федераль программа буенча ике авыл арасына 1,7 чакрым асфальт юл төзегәннәр. Тик яткан авыл хуҗалыгы җирләрен 58 кишәрлек итеп ясап, шул урында йортлар сала башлаганнар. Быел Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы ярдәме белән мәктәпләрен капиталь төзекләндергәннәр.
 
– Башкарылган эшләр күп инде ул, – ди Алия Шәрипова. – ФАПлы да булдык, ветеринария пункты да төзеделәр, утлар кертелде, чишмәләр төзелде. Әле мин төрле россиякүләм бәйгеләрдә дә катнашырга тырышам. Барысы да авылыбыз өчен дип эшләнә. Узган ел «РИТЭК» компаниясе оештырган бәйгедә катнашып, грант оттык. Ул акчага Түбән Тәкермәндә балалар мәйданчыгы ясадык. Бездә халык бик тырыш. Ярышып эшләү гадәте бар.  «Иң төзек йорт», «Иң матур бакча» дигән бәйгеләр уздырабыз. Кыш көннәрендә дә иң матур итеп бизәлгән йортларны бүләклибез. Болай тормышыбыз зарланырлык түгел дә бит инде…
 
Ике авылга 570 хуҗалык бар. Анда яшәүчеләр саны 1 меңнән артып китә. Кайтып-китеп йөрүчеләр 100гә җитә икән.
 
– Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый инде. Алар яратмый дип тормыйм, кайткан кешеләрне бик якын итәм. Безнең эштә дә авыр вакытлар була. Әмма эшемне күреп, яратып торучы авылдашларым мине кабат үсендереп җибәрә, – ди ул. –  Безнең авылга Чаллыдан көненә 6 тапкыр автобус йөреп тора. Кемдер кайта, кемдер китә. Ул кешеләрне бер йодрыкка җыю җиңел түгел. Бергәләп, дус-тату  яшәүгә ни җитә?! Хәким абыйның эшләгән эшләре дә исәптә. Бер көнлек дөньяда ачуланышып, гаеп эзләп яшәмәсәк иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.09.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»