|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2010 Бәйрәм
Мәскәүне дуслаштырган КәримХөрмәтле Кәрим Абдуллович! Олы юбилеегыз – 85 яшь тулу уңаеннан йөрәк түреннән чыккан иң җылы котлауларыбызны кабул итегез. Сезнең тормыш юлыгыз Ватаныбызга, газиз халкыбызга хезмәт итү үрнәге. Әле мыек та чыкмаган егет чагыгыздан Сез илне саклаучылар сафына бастыгыз, Бөек Ватан сугышы кырларында явыз дошманга каршы көрәштегез һәм аны җиңдегез. Сугыштан соң Сез илне торгызучыларның алдынгы сафында булдыгыз. Тормыш авырлыкларына карамыйча, яраткан шөгылегезне куәтләп сәнгать өлкәсендә белем алдыгыз һәм танылган рәссам булуга ирештегез.
Башкалада яшәүче милләттәшләребез арасында милли мәдәниятебезне торгызу, гасырлардан күчкән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау һәм үстерү юлында башкарган эшләрегез аеруча олы әһәмияткә ия. Нәкъ сезнең инициативагыз белән Мәскәүдә ел саен Сабантуйлар уздырыла башлады, төрле регионнар үзешчәннәре һәм артистлары катнашы белән быел, инде 19 нчы тапкыр, Бөтенроссия “Туган як моңнары” татар җыры фестивале югары активлык белән узды.
Мәскәү татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары буларак, Сез иҗтимагый тормышның нәкъ уртасында кайныйсыз. Сәнгать өлкәсендәге иҗади хезмәтегез дә Россия хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде - әле күптән түгел генә Президент Д.Медведев кулыннан “Ватаныбыз каршындагы казанышларыгыз өчен” дигән орден алу моны тагын бер кабат исбатлады.
Хөрмәтле аксакалыбыз, без Сезнең белән горурланабыз, сезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, уңышлар телибез һәм бергәләп тагын бик күп халкыбызга файдалы эшләр башкарырбыз әле дип өметләнәбез.
Мәскәү татарлары региональ милли-мәдәни автономиясе советы.
|
Иң күп укылган
|