|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2021 Фаҗига
11 яшьлек малай нишләп үлгән?7 сентябрь көнне Архангель районында абзарда ана кеше малаеның үле гәүдәсенә тап була. Mash Batash Telegram-каналы мәгълүматы буенча, малай мәете янында әтисенең мылтыгы яткан. Беренчел версия буенча, 11 яшьлек малай апасы белән дәресләр әзерләгән. Бу көнне гаилә башлыгы үз эшләре буенча каядыр киткән булган, балаларның әниләре йорт тирәсендә булашкан. Хатын абзарга кергәч, корал саклана торган сейфның ачык булуын күреп кала. Сейф ачкчының кайда сакланганлыгын гаиләдә барысы да белгән. Шушында ук ул мылтык пулясыннан үлгән баласын күреп кала.
Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Архангель районында 11 яшьлек малай үлеме факты буенча тикшерү оештырылган.
Фото:Ксения Калинина
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|