|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2021 Җәмгыять
Татар дәүләт филармониясе Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алып, каберен зиарат кылуны оештыраБыел – 14 сентябрьдә халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның арабыздан китүенә бер ел була. Бу көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиеваны искә алып, аның рухына дога кылу максаты белән, каберен зиарат кылу оештырыла. Легендар җырчының сәхнәдәшләре, туганнары, дин әһелләре катнашында булачак әлеге чара Татарстанның Питрәч районында урнашкан «Курган» зиратында булачак. Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Ул 1970 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый. Зур профессиональ сәхнәгә чыкканчы, үзешчән сәнгатьтә катнаша, Борай мәдәният мәдәният сараенда,Тәтешле районында мәктәптә җыр укытучысы булып эшли.
--- |
Иң күп укылган
|