поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.09.2021 Бәйге

Икенче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Хөрмәтле дуслар! Бу көн килеп җитте. Бүген Икенче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итәбез. Нәкъ бәйгенең Нигезләмәсендә тәгаенләнгәнчә: 10 сентябрь көнне. «Блогер.Татар» бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра.

Бәйгенең беренчесе һөнәр ияләре блогерлар арасында уздырылган булса, икенчесе “Күңелгә хуш авылым” шигаре астында татар авылларына багышланды. Бәйгенең приз фонды 200 мең сум. «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә 20 мең сумнан 5 бүләк. «Авыл турында иң яхшы пост» номинациясендә 20 мең сумнан 5 бүләк.  

Бәйгегә 100дән артык автордан 200гә якын эш килде. Жюри составы мондый иде: 
 
ТӘНЗИЛӘ ИДИЯТУЛЛИНА  
Беренче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчесе, блогер-доярка, авыл темасын яктырта, инстаграмда 63 мең укучысы бар.
 
РАДИК САБИРОВ
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире, SMM-белгеч, «Татар авыллары» паблигы һ.б. берничә блог алып бара.
 
ИЛНАЗ ГАБИДУЛЛИН
Блогер, “Кызык-мызык” паблигын алып баручы. 188 мең укучысы бар.
 
АЙСЫЛУ ЛЕРОН
Блогер. SMM-белгеч. 62 мең укучысы бар. “Киңәш кирәк” (34 мең) һәм “Серләшик” (31 мең) пабликлары авторы.
 
РЕНАТ ГАЛИӘСКӘРОВ
Популяр алып баручы, шоумен, шагыйрь. Борнак авылы инстаграмын алып бара.
 
Жюри әгъзалары иң элек эшләрне мөстәкыль рәвештә карады. Аннары бергә җыелып фикер алыштылар. Эшләрне карауда бик күп критерийлар исәпкә алынды: контентның кызыклыгы, оригинальлек, иҗади якын килү, тема төрлелеге, постлар саны, язылучылар саны, активлык, даимилек, бизәлеш, фото һәм видеоның сыйфаты, татар теленең камиллеге, татар хәрефләре, татар шрифтлары һ.б. һ.б. 
 
Һәм, ниһаять, Икенче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле! Җиңүчеләрне каршы алыгыз! 
 
«Иң яхшы авыл аккаунты»
 
Наласа авылы (Арча районы)
Рамил Мөхетдинов
 
Алан авылы (Балтач районы)
Рузалия Тимербаева
 
Урысбага авылы (Яшел Үзән районы)
Руфия Мөхетдинова  
 
Илексаз авылы (Сарман районы)
Гөләндәм Хәлиуллина  
 
Көшкәтбаш авылы (Балтач районы)
Лилия Гарифуллина
 
 
«Авыл турында иң яхшы пост»
 
Әлмирә Ибраһимова
Бәби авылы (Кама Тамагы районы)
 
Айгөл Гатауллина
Зур Кукмара авылы (Кукмара районы)
 
Айгөл Бикмөхәммәтова
Түбән Уратма авылы (Түбән Кама районы)
 
Ландыш Гарифуллина
Яңа Салавыч авылы (Балтач районы)
 
Инсаф Низамиев
Югары Шепкә авылы (Зәй районы)
 
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»