|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2021 Фаҗига
Балык Бистәсендәге авариядә имгәнүчеләр саны артты (ВИДЕО)Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина катнашында авариядә имгәнүчеләр саны 12 гә җитте. Бер кеше һәлак булган. Бер бала Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, дип яза Татар-информ.
«Табиблар барлык кирәкле диагностика һәм дәвалау чараларын уздыра. Сигез кеше Республика клиник хастаханәсенә китерелгән. Авариядә җитди зыян күргән бер кешене хастаханәгә илтү өчен „Ансат“ вертолеты юлланган. Алексеевск Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы аны авиамедицина бригадасына тапшырган. Пациент Республика клиник хастаханәсенә китерелгән», — диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|