|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2021 Криминал
36 яшьлек хатын яңа туган сабыен чүплеккә ташлаганМәскәүдә яңа туган кызын чүп үткәргечкә ташлаган 36 яшьлек хатынны кулга алганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының башкала идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова хәбәр итте. Сабыйны Мәскәүнең Литва бульварында тапканнар. Бер көнлек сабый полиэтилен пакетка төреп чүп үткәргечкә ташланган булган. Баланы шунда ук табибларга тапшырганнар. Хәзер аның әнисенә карата үтерүгә омтылуы өчен җинаять эше кузгатылган.
Хатынны шул ук йортта табып алалар. Хәзерге вакытта ул хастаханәгә озатылган. Медицина ярдәме алуга, тикшерү эшләре башланачак.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|