поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
13.11.2010 «Сары бит»

Эльмира Сөләйманова икенче свиданиеда ук "әйе" дип җавап биргән

Мәхәббәт, танышу-кавышу тарихларын тыңлау һәрвакыт кызык. Алардан кешенең холкы турында да нәтиҗә ясарга мөмкин. 9 ел элек җырчы Эльмира Сөләйманова тормышында әкияти вакыйга була...

Чаллы кызы Эльмира бер азык-төлек кибетендә кассир булып эшли. Аның аша көненә ничәмә-ничә кеше үтә. Еш йөрүчеләрне ул таный башлый, танышып киткәннәре дә була... Эльмира кибетенә ике көнгә бер чибәр генә бер егет кергәләп йөри. Гадәттә, егетләр сыра, тәмәке алса, монысы никтер гел майонез һәм ак ипи ала торган була. 19 яшьлек максималист кызларга хас булганча, Эльмира әлеге егет белән ничек танышырга икәнен алдан уйлап куйган була. Эш вакыты аның кибеткә керүен көтеп уза. Эльмираның бу егеткә гашыйк булганын бергә эшләүче кызлары да сизеп алган. Очрагы чыккан саен аны “төрткәләп” йөри башлыйлар. Эльмира бирешми һәм хисләрен күрсәтмәс дәрәҗәгә җитә. Ләкин бергә эшләүче кызның шул егет белән таныштырырга нияте барлыгын белгәч, каршы килми. Хыялыңа бер адым калгач, уйлап тору юк инде ул! Һәм менә егет Эльмира каршында басып тора... 

- Таныш булыгыз: бу Эльмира, ә бу Дмитрий!

Дус кызының сүзләре кыска була. Әмма шул җитә. Дмитрий Эльмира белән әзрәк сөйләшеп алганнан соң, аны очрашуга чакыра. Кыз өенә кайткач, егетнең урыс булуына бераз шикләнебрәк карый, әлбәттә. Әти-әнисе ни дияр... Хәер, ул аңа кибеттә гашыйк булганда  милләте турында уйлап тормаган иде бит...

Аларның свиданиесы башка кешеләрнекенә охшаш булмый. “Берничә сәгать һава сулап, сөйләшеп йөрдек. Аннары ул мине өемә кадәр озатып куйды”, - ди Эльмира. Кыз бу свиданиенең беренче һәм соңгысы булуын әле белми. Дмитрий Эльмираның ишек төбендә аларның икесенең дә тормышын төптән үзгәртәчәк бер җөмлә әйтәчәк:

- Син минем белән яшәргә ризамы?

Кыз уйга баткан арада егет юк була. Эльмира моны ничек аңларга икән дип төне буе уйлап ята: “үзе тәкъдим  ясады, үзе качты”, “ә бәлки ул үзенең шундый фикер әйтүеннән курыккандыр”, “бәлки бу җитди булмагандыр” һ.б. Кыз ул вакытта бер әйберне тәгаен хәл итә: егет тагын килсә, үз фикереннән кире кайтмаган булса, кияүгә чыгарга ризалык бирәчәк.

Дмитрий икенче көнне тыныч кына  килеп Эльмираның ишеген шакый. Ул  җавап алырга килгән!.. Егетнең кыюлыгына шаккатырлык. Бер көн таныш булган кызга тәкъдим ясарга ничек җөрьәт иткән? Мондый кыю егетләр тормышта сирәк очрый.

Шул вакыттан 9 ел вакыт узып киткән... Дмитрий һәм Эльмира, сөбханалла, бәхетле генә яшәп яталар, 4 яшьлек кызлары Диана үсеп килә. “Теге сорауга “әйе” дип җавап биргәнемә 9 ел эчендә бер дә үкенгәнем булмады. Дөньяда иң бөек нәрсә ул – Мәхәббәт”, – ди Эльмира. Аның белән килешми мөмкин түгел...


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ --- | 13.11.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»