|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Кама Тамагында ял паркында - кеше сөякләреКама Тамагы районындагы ял итү урынында кеше сөякләре чыга башлаган. Бу парк Идел елгасы буенда урнашкан. Яр ишелү нәтиҗәсендә сөякләр элек тә өскә калка торган булган. — XVII-XIX гасырларда анда зират булган. Хәзер яр әкрен генә ишелә. Шул сәбәпле сөякләр килеп чыга. Ул урыннарда элек тә төрле табылдыкларга юлыкканнары бар иде, — диде туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Гоар Кетянэ.
Парк Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ачыла. Анда мангал, ял итү өчен эскәмияләр куелган.
— Бирегә туристлар күп килә, — диде Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин. — Шуңа тиешле чаралар күреләчәк, кисәтү игъланнары куелачак. Кемнәрдер анда җирләнгән икән, димәк, без аларның өстеннән йөрергә тиеш түгел. Халык моны аңлап кабул итсен иде. Ял итү урыннары башка җирләрдә дә шактый. Шунлыктан борчылыр урын юк.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|