|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2021 Язмыш
Ришат Төхвәтуллин мәрхүм баянчы Айнур Фатыйхов белән төшерелгән ВИДЕОЛАР күрсәтәРишат Төхвәтуллин инстаграмда танылган баянчы Айнур Фатыйхов исән чагында төшерелгән видеолар белән уртаклаша. «Истәлеккә монда калсын! Тигр исән», — дип яза җырчы. Әлеге кадрлар бик күп инстачыларда җылы хисләр уяткан.
«Уникум, андый музыкантларны бармак белән генә санап була. Маңгайларга алдан язылган шул, ялгышлар да була язмышларда», — дип коментарий калдырган Данир Сабиров.
Исегезгә төшерәбез, танылган баянчы Айнур Фатыйховның вафат булуы узган елның 13 октябь көнендә билгеле булды. Аңа 37 яшь иде.
Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты, күренекле виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы.
--- |
Иң күп укылган
|