|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2021 Мәгариф
Укытучы балага “какашка” дигәнСвердловск өлкәсенең Югары Синячихи мәктәбендә завуч һәм инглиз теле укытучысы аңа исем-шәрифләре белән мөрәҗәгать итмәүче укучыларга бик каты кычкырган. Педагог сөйләвенчә, 6 сыйныф укучылары аны үчекләгән, “Еленка” дип үртәгән. Завучның тузынуларын укучылар диктофонга яздырган. Соңрак бу аудиоязманы “ВКонтакте” пабликларының берсе бастырып чыгарган.
“Мне противно на вас смотреть! Я ниче понять не могу, у меня отчества, что ли нет? Я что тебе, сестра, подруганка? Кто тут свой рот поганый разевает?!”– дип тиргәгән укытучы укучыларны.
Педагог шулай ук бу сыйныфта укучылар тәрбиясез булу сәбәпле бер грамота да алмаячак дип ассызыклаган. Завучка мөрәҗәгать иткәндә отчествосын әйтмәгән бер укучыны ул “какашка” дип атый. “Мне без тебя здесь будет тишь и благодать, а вот ты без нас будешь ничто, какашка — без бумажки”, – дигән җене котырган завуч.
Укытучы үзе укучыларның аңа ничәмә тапкыр “Еленка” дип мөрәҗәгать итүе күңеленә тиюен сөйли. Ул моны мыскыллау буларак кабул иткән һәм бу хәл ата-аналар җыелышында җентекләп өйрәнеләчәк дигән. Әйткәндәй, педагог бу класста дәресләр укытмый икән.
Фото:report.az
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|