|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2021 Ир белән хатын
Балаларын “әзергә-бәзер” яшәтүчеләр күп. Туйга фатир бүләк итәләр, аннары үзләре кредит түләп яшиләрРоссиядә аерылышулар статистикасы шаккатмалы: 10 өйләнешкән парга 7 аерылышу туры килә. Нишләп эш аерылышуга ук барып җитә икән, моңа нәрсәләр сәбәпче булырга мөмкин? Шушылар турында психолог Гөлнара Хисамова белән сөйләштек. — Гөлнара ханым, гаилә таркалуга күбрәк нәрсә сәбәпче була икән?
— Иң киң таралган сәбәпләрнең берсе — холыклар туры килмәү. Аерылышу документында күпләр әнә шулай дип яза. Андыйларны 3 төркемгә бүлеп карыйм. Беренчесе — яшьләр. Аларның тормыш тәҗрибәсе юк, яшьләргә сайлаган яры белән вакыт уздыру, күңел ачу гына ошый. Дуслар арасында бергә булу рәхәт икән, димәк, гаилә корырга кирәк дип уйлыйлар, әмма тормышның никадәр катлаулы булуын күз алдына китермиләр. Өйләнешкәч, кызның ашарга пешерә белмәве, чисталык ягы аксавы, ә ирнең олы тормыш юлына әзер булмавы, телевизор каршында утырырга яратуы ачыклана. Әлбәттә, тормышлары барып чыкмый һәм аерылышалар.
Икенче төркем — бер-берсенең кимчелекләрен белеп, аларны туйдан соң төзәтеп булыр дип уйлаучылар. Бу — ялгыш фикер! Шәхес булып өлгергән кешене үзгәртү мөмкинме соң? Кешене үзгәртергә тырышу, чынлыкта, аның шәхесен җәберләү. Шуны онытмаска һәм “үзгәрер әле” дип өметләнмәскә кирәк.
Өченче төркем — озак яшәп, бер-берсен өйрәнеп беткән парлар. Алар гаиләсенең ныклы булуына инанып, “бу беркая да китми” дип яши. Ә бит мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен һәрвакыт эшләргә кирәк. Көннәрнең берендә пенсия яшенә якынлашкан ир белән хатын үзләренең чит кешеләргә әйләнүен аңлый һәм аерылышу карарын кабул итә.
Аерылышуларның тагын бер җитди сәбәбе — бер-береңне ишетмәү. Андыйларны “чукраклар” дип атыйм. Әгәр ир белән хатын үз фикерен җиткерә белми яки әйтергә курка, бер-берсен тыңламый, сүз әйтергә ирек бирми икән, аерылышу — котылгысыз. Якыныңа дөресен әйтеп, аны үпкәләтүдән, рәнҗетүдән куркып, дәшмичә яшисең икән, эш аерылышуга барып җитәчәген көт тә тор! Аерылышырга җыенган парлар килгәч, алардан конфликтның кайчан, ничек тууын сорашам. Еш кына аңлашылмаучанлык вак-төяк аркасында туган була, күпләр шуны хәл итә алмыйча аерылыша. Мәсәлән, хатынга иренең оекбашын теләсә кайда ташлап калдыруы ошамый һәм аның моңа ачуы килә, әмма дәшми. Нәтиҗәдә еллар буена төер җыела һәм башка әйберләр дә ачуын чыгара башлый. Шуңа да иң элек ир белән хатын үзенә ни ошамавын шундук әйтергә тиеш!
— Бала тугач аерылышулар турында ни әйтерсез?
— Гадәттә, мондый хәл берничә ел бала тапмыйча яшәп, соңыннан әти-әни булучыларда күзәтелә. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзара энергия алмашуга корыла. Уйлап карагыз, берничә ел дәвамында ир белән хатын икесе энергия алмашып яшәгән дә өченче кеше барлыкка килгән. Әлбәттә, хатын энергиясен баласына күбрәк бирә башлый, ир читтәрәк кала. Ир дә бала кебек бит, аңа да күп игътибар кирәк. Ә игътибар җитмәвен тойса, ир ачулана башлый, баладан көнләшә.
— Әти-әни, туганнар сүзе белән таркалган гаиләләр дә бар.
— Ир белән хатын арасына башкалар кысылу аркасында таркалган никахлар бихисап. Ике арада аңлашылмаучанлык туган икән, яшьләр үзләре хәл итсен, бу турыда якыннарга сөйләү һәм аларны катыштыру аерылышуга беренче адым булачак. Яшь гаилә тормышны үзе алып барырга, әти-әни канаты астыннан чыгарга тиеш.
— Парларның аерылышуына матди хәл дә сәбәпче булырга мөмкинме?
— Әгәр ир-ат гаиләсен туйдыра алмаса, акчаны аз эшләсә, хатын туктаусыз мырылдап йөри, канәгатьсезлек туа. Кайбер хатыннар ирләреннән күбрәк эшли, бу очракта ир үзенең бәясен югалта һәм акчаны күп эшләмәсә дә, гаиләдә үзен баш итеп күрсәтү өчен хатынын җәберли башлый. Гаиләдә акча җитмәү, кредитка яшәү аркасында да мөнәсәбәтләр начараерга мөмкин. Яшьләрнең күбесенә тиз кирәк. Өйләнешүгә үк торагы да, машинасы да булсын. Әти-әниләр арасында да балаларын “әзергә-бәзер” яшәтүчеләр күп. Туйга фатир бүләк итәләр, аннары үзләре кредит түләп яшиләр. Элек яшь пар өйдән бер төенчек әйбер (анысы булса әле) генә күтәреп чыгып киткән. Барысына үзләре ирешкән һәм аерылышулар да аз булган. Хәзер хатын-кызлар да көчле, барысына үзләре ирешә һәм, иргә түзеп торасы килмичә, ирекне сайлаучылар күп.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|