|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2021 Медицина
"Кырык кат тикшермичә госпитальдән чыгармыйлар"Редакциягә килгән Галимҗан абый күптән түгел Башкортстанның Зубово госпиталендәге ковид-госпиталендә дәваланып чыгуы турында бәян итте. Иң башта табибларга рәхмәт әйтәсем килә, - дип башлады ул үзен. – Алар – чын дәрәҗәдә тәмугъ фәрештәләре. Кешеләрнең чирләүләренә игътибар итми йөри торган гадәтләре бар. Азрак температурасы булуына, хәле бетүенә атналар буена игътибар итми, үтәр әле дип йөри. Мин дә бер атна хәлсезләнеп, 38 температура белән йөредем. Улым белән бакчага барырга чыккач, улым: “Туктале, әйдә кереп компьютер томографиясе үтеп чыгабыз”, - дип дәваханәгә алып кереп китте. КТ минем үпкәләрнең 40 процентка зарарланып, пневмония башлануын күрсәтте. Һичкичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенә шалтыраттык. Фельдшер егет иң әйбәте ятып дәваланырга кирәк дигәч, Зубово авылында урнашкан ковид-госпитальгә барырга булдым.
Ковид-госпитале сугыш яланында торган госпитальгә ошап тора. Барып кергәч тә, иң беренче, коридор тулы авырулар булуы күзгә ташлана. Монда килүчеләр башта “коридор” аша үтә. Аннан палаталарга күчерә башлыйлар. Табиблар, шәфкать туташлары йөгереп кенә йөриләр. Идән юуучы санитарканың бер авыруның барып аркасыннан сөеп китүенә игътибар иттем. “Сине хатының аркаңнан сөеп китәргә кушты”, – диде ул елмаеп...
Ике көн коридорда яткач палатага күчерделәр. Дәвалаулары бик әйбәт. Минем янда Балтач районыннан килгән 55 яшьлек ир ятты. Аңа тын алуы бик авыр иде. Ул кислород битлеген ашаганда гына салып тора иде...
Икенче игътибар иткәнем – бөтен хезмәткәрләр диярлек татарча-башкортча сөйләшә. Бик итагәтьлеләр, дару белән генә түгел, сүз, яхшы мөнәсәбәтләре белән дә дәвалыйлар. Төн буена йөгереп йөриләр, чөнки әле бер авыруның хәле авырая, әле берсенең...
Коридор, бер күтәрелә, бер китә торган диңгез суы кебек. Бер карасаң, коридорда басарга урын юк, бер карасаң, ике-өч кенә кеше ята.
Гаиләләре белән хастаханәләрдә ятучылар бар. Сине кырык кат тикшермичә госпитальдән чыгармыйлар.
Госпиталь төзелгәч су проблемасы булуы турында язганнар иде. Бу проблема хәл ителгән, шешәләр белән су таратып йөриләр. Ашату мәсьәләсе дә бик әйбәт оештырылган.
Районнардан килгән авырулар да мондагы мөнәсәбәткә бик канәгать булуларын әйттеләр. “Бу фәрештә кызлар яныннан кайтып китәсебез дә килми”, - диештеләр.
Зубово авылында госпиталь төзү республика Башлыгының бик дөрес карары булды. Чир беркемне дә аямый. Вакытында кабул ителгән дөрес карар күпме кешеләрнең гомерен коткарып калырга ярдәм итте...
Фото: m.realnoevremya.ru
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|