поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2021 Язмыш

«Мин утырган машина авариягә эләкте — 6 тапкыр әйләнгән идек..»

Балык Бистәсендә яшәүче Салават Минневәлиев үзенең үҗәтлеге, көчле рухлы булуы белән башкаларга үрнәк. Язмыш аны кечкенәдән сыный, әмма ул авырлыкларга түзәргә өйрәнә. 2016 елда бәлагә юлыккач та, үзенә килгән сынауны сукранмыйча кабул итә.

–  Тормышым кечкенәдән җиңел булмады, тик бу хакта искә төшерәсем килми. Миңа бүгенгем кадерле, – ди Салават. – 9 нчы сыйныфтан соң укырга чыгып киттем. Техникумны бетергәч,  армиягә алдылар. Нәкъ шул айда мине тәрбияләп үстергән әбием үлеп китте. Авыр чаклар иде. Әмма үземне кулга алып, мин армиягә киттем. Бар да яхшы кебек иде. Аннан кайткач, эшкә кердем. 2014 елда «Ярдәм» мәчетенә килеп эләктем. Күзләре күрмәгән кешеләр дога укый. Миңа оят булды. Шуннан чыккач, үземә максат куйдым: дингә килдем. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып яши башлагач, күңелем тынычланды. Ул чакта йөргән кызым бар иде. Тизрәк өйләнәсем, гаиләле буласым килде. Күбрәк акча эшләргә дип, Мәскәүгә киттем. Анда ике ай булдым. Өйгә кайтканда, мин утырган машина авариягә эләкте. Без алты тапкыр әйләнгән идек.
 
Фаҗигадән соң егеткә  диндә булуы ярдәм итә. Ул беркайчан да үлем турында уйламый. Гел яхшыга өметләнә. Бу вакытта янәшәсендә Мәрьяме була. Дөрес, туганнары, якын кешеләре, дуслары да ташламый. Егетне барысыннан күбрәк Мәрьямнең сүзләре яшәтә. «Мин сине ташламыйм. Бу авырлыкны бергә җиңәрбез», – ди ул. Кызның әти-әнисе дә егеткә хәерхаһлы була. Кирәк чакта ярдәм кулы сузалар.
 
– Инвалид арбасына калсам да, күңелемне төшермәдем. Хәер, мин язмышка каршы бара аламмы соң?! Дусларым да әйтеп тора: “Син аякта йөргәндә дә ерык авызлы идең, хәзер дә көлеп кенә торасың”, – диләр. Башкача мөмкин түгел. Елап, сыкранып утырсам, үземнең дә, янәшәмдәге кешеләрнең дә күңелен төшерәчәкмен. Урында яткан чаклар да бар иде. Ул вакытта тәндә яраларым күп булды. Мине баладай карадылар. Авыр чагымда ярдәм кулы сузган һәр авылдашка, дуска-туганга рәхмәтлемен, – ди Салават. – Бераз тернәкләнгәч, былтыр Мәрьям белән никах укыттык. Хәзер инде яшәүнең мәгънәсе тагын да артты. Хатыным шәфкать туташы булып эшли. Шөкер, миңа да рульгә утырырга насыйп булды.  Хәзер мин һәр дүшәмбе хатынымны эшкә илтеп куям, җомга барып алам. Тормыш җиңел түгел, әмма без бирешмичә яшибез. Бер-беребезне аңлау бәхетле итә. Табиблар бик сөендермәсә дә, Аллаһы Тәгалә чирен биргәч, дәвасын да бирер әле дип яшим. Әкренләп йөрергә өйрәнәм. Физик күнегүләр ясыйм. Тик торганым юк. Әле менә бу арада массажга йөрдем.
 
Салават хатынының әти-әнисенә дә бик рәхмәтле. Игелекле кыз үстергәннәре өчен дә ихтирамы зур.
 
– Тормыш иткән, бергә балалар үстергән ирләрен дә минем кебек хәлдә ташлап китүчеләр бар. Ә мин урынга калып та, бер салкын караш тоймадым. Мәрьямем – терәк. Янәшәмдә ул булганда, йөреп китәсемә дә ышанам, – ди Салават. – Язмышларга язылганны үтәбез. Көчле кешегә генә сынауның иң зурысы бирелер, ди. Аяксыз калу  бер мәлдә тормышны икегә бүлде. Мин үземдә алга барырга көч таптым. Кечкенәдән күргән авырлыклар мине алдагыларына әзерләгән икән. Әгәр элек сыналмаган булсам, сынар идем. Бәла – аяк астында гына. Көтмәгәндә әллә нинди күңелсезлек килеп чыга. Әмма  без аны җиңә белергә тиеш. Авырлык килгәндә, югалып калмагыз. Аяк-кулларыгыз йөргәнгә, күзләрегез күргәнгә шөкер итегез! Үзегезне шул килеш яратып, зур хыяллар белән яшәгез.  Ә алар чынга ашмый калмас!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.09.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»