поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2021 Хәвеф-хәтәр

“Балам югалды. Нишләргә?”

“Лиза Алерт” Россиякүләм эзләү-коткару отряды мәгьлүматлары буенча, соңгы 8 айда татарстанлылардан балалар югалу турында 82 мөрәҗәгать кергән: 52се – малайлар, 30ы – кызлар. 5 бала һәлак булган. Йөрәк парәләребезгә нәрсә җитми? “ШК” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

“Үзе үк эзләшкән”
 
...90нчы еллар азагыннан Төмәндә сигез бала югалган. Бүген 8 яшьлек кызны үтерү буенча тикшерү дәвам итә. Тикшерү юрамалары буенча, башка сыймаслык вәхшилекне 40 яшьлек Виталий Б. кылган. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре аның башка җинаятьләргә катнашы юкмы икәнлеген ачыклау белән мәшгуль.
Баланы үтерүдә шикләнелүчене 25 август иртәсендә эш урынында тоткарлыйлар. Шаһитлар сүзләренә караганда, ул каршы килмәгән, кәефе күтәренке булган һәм хәтта елмайган да. Шул ук көнне ир үз гаебен таный. Экспертлар аның ДНК үрнәкләре кызчык тәненнән алынган үрнәкләргә туры килүен ачыклаган.
Кызчык 30 июньдә югалган. Аны полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм җирле халык – 2 меңгә якын кеше эзләгән. Эчке эшләр министрлыгы бала турында теләсә нинди мәгълүмат өчен 1 миллион сум акча бүлеп бирүне вәгьдә иткән. Шунысы игътибарга лаек: шикләнелүче ир шулай ук ирекле ярдәмчеләргә кушылып, эзләшеп йөргән. Кызчыкның мәетен 19 августта табып алалар.
Тикшерү фаразлары буенча, шикле адәм кызчыкны алдалап фатирына алып кергән, скотч белән бәйләгән, көчләгән һәм буып үтергән.
 
“Качкыннар да бар”
 
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада һәр ел саен бала югалу турында 420-460 мөрәҗәгать керә. Югалу очракларының 99 процентында балалар үзләре өйләреннән чыгып китә. Калган 1 проценты гына җинаять яисә бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
Баланың югалуы һәр әти-әни өчен коточкыч фаҗига. Шундый хәл килеп чыкса, беренче чиратта ншләргә, кемгә мөрәҗәгатъ итәргә?
 
Татарстан уенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Илгиз Хәмитов әйтүенчә, качкын балаларның күбесен санаулы сәгатьләр эчендә, кайнар эздән табып алалар.
 
– Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз һәм коткыга бирешмәгез. Баланың кайдалыгын белергә мөмкин булган һәркемнән сорашып, сөйләшеп чыгыгыз. Соңгы вакытта төшкән фотосурәтне табыгыз һәм сабыйның югалуы турында полициягә гариза языгыз. Аны теркәүне таләп итегез. Полиция гаризаны кабул итүдән баш тартырга тиеш түгел. Югалган вакытта баланың өс, аяк киемнәре һәм шәхси әйберләренең җентекле сурәтен, бары аңа гына хас булган билгеләрен атарга кирәк, – дип киңәш бирде ул безгә.
 
– Өйдән чыгып китүнең еш очраган сәбәпләрен атагыз әле.
 
– Бу, беренче чиратта, гаилә әгъзаләре арасында чыккан тавыш, гауга, кырын эшләр белән мавыгу,  контроль җитмәү, баланың психик яктан тайпылышы. Шулай ук сукбай тормышка хирыслык. Кайбер балалар мәктәптәге йөкләнешкә түзә алмый, яшьтәшләре белән уртак тел тапмый. Төшенкелек, курку хисе, үзең өчен каршы тора алмау балаларны упкынга этәрә, ялгыш адымга кертеп җибәрә. Балаларда өйдә көткән җәзадан курку, үзенә игътибар юнәлтү хисе дә качып китүдә зур роль уйный.
 
Балалар арасында “профессиональ качкыннар” термины да бар. Кайчак аларны табып, өйләрендә калдырып китәбез, ә алар икенче көнне үк янә кача. Андыйларны атналар буе эзлибез. Мондый очракларда урамдагы һәр баганада эзләү турындагы белдерүләр булышмый, «качкын» аларны күрә һәм тирәнгәрәк яшеренергә тырыша. Тикшерү, эзләү үткәрә башлыйсың, яшьтәшләре белән аралашасың. Нәтиҗәдә баланың әти-әнисе арасындагы низаг барлыгы, өйдән китәргә уйлавы ачыклана. Ә өлкәннәр моны яшереп, эзләүне катлауландыра гына.
 
– Баланы тиз табып алу өчен ата-аналарга нинди киңәшләр бирәсез?
 
– Хәзерге вакытта баланы югалтмау өчен бик күп мөмкинлекләр бар: аның белән даими шалтыратышып торыгыз, телефонга яки планшетка аның кайдалыгын белү өчен мобиль кушымталар урнаштырыгыз, GPS-трекерлар алып, аны киемгә тегегез. Әгәр улыгыз яки кызыгыз килешкән вакытка өйгә кайтмаган булса, көтеп торып, вакытны әрәм итмәгез. Шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез. Шулай ук гражданнарны уяу булырга чакырам. Урамда югалып калган, берүзе басып торган баланы күргәч, тизрәк полициягә шалтыратыгыз һәм бала белән бергә хокук сакчысының килүен көтегез.
 
Киртләп куй:
Балагыз югалса:
Бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы – +7 (843) 291-21-21.
“Лиза Алерт” Россиякүләм эзләү-коткару отряды – 8(800)700-54-52.
Иҗтимагый төбәкара коткару отряды – +7 927 444 112 7 (тәүлек буе эшли).
Чаллыдагы «Василиса» эзләү отряды – +7 (927) 044-56-85.
 
Фото: http://pixabay.com
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.09.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»