|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Балалар бакчасыннан качып киткәнВладивостокта полицейскийлар балалар бакчасындагы прогулкадан качкан һәм үзаллы берничә километр үткән 4 яшьлек малайны тапканнар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Приморский край буенча идарәсе хәбәр итә. Балаларны санаганда бер малай югалганглыгы ачыклангач, тәрбиячеләр башта аны үзаллы эзли, әмма тапмагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Тиз арада ориентировка төзиләр, сабыйны эзләп табуга өчен бар нарядларны җибәрәләр.
Нәтиҗәдә Дәүләт автоинспекторлары балалар бакчасыннан якынча 4 километр ераклыкта юл буеннан китеп баручы баланы күреп кала. Полиция хезмәткәрләре ул өенә табан атлаган дигән фикердә. Качкын малайны әти-әниләренә тапшырганнар. Аңа зыян килмәгән.
Бу вакыйганы Тикшерү комитете үз контроленә алган.
Чыганак: Lenta.ru
Фото:pixabay.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|