|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2021 Мәдәният
Бүген Казанда Мөселман киносы фестивале Чыңгыз Айтматовка багышланган фильм белән ачыла5 сентябрь көнне Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивале көннәрен танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесенә багышланган «Дни и века Чингиза Айтматова» документаль киносы белән ачылачак. Чара «Мир» кинотеатрында узачак. «Мондый карарны сайлап алу комиссиясе әгъзалары кабул итте. Башта мин документаль фильмга каршы идем. Әмма бу фильм фестиваль концепциясенә бик яхшы туры килде», — дигән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. Фильм Чыңгыз Айтматов 1986 елда Иссык-Күл форумында «әйдәп баручы сәясәтчеләрнең, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең дөньядагы хәлиткеч процесслар өчен җаваплылыгы, Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы диалогны билгеләү турында» күтәргән мәсьәләгә багышланган.
--- |
Иң күп укылган
|