поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.09.2021 Ир белән хатын

«Шушымы сөяркәң?! Кит аннан! Бу бит минем ир…»

Озаграк күрешми торган ике ахирәт очрашса, исәнлек-саулык сорашкач, сүз гадәттә ирләргә барып төртелә бит инде. Бу юлы да шулай.

– И, бер юне дә булмады инде бу ир дигән нәрсәнең, – озак еллар  гаиләле булып яшәгән ханым шулайрак дип башлый да, ашыкмыйча, тәмләп кенә хурлагач, беркадәр күңеле булып, ахирәтенә төбәлә. – Менә син ялгыз башың. Ә үзең миннән күпкә бәхетлерәк. Колагыңда – алтын алка, өстеңдә – затлы тун. Машинаң бар, фатирыңа ремонт ясаткансың…
 
Озак еллар  ялгыз яшәгән ахирәте аны чын күңелдән кызганып тыңлап тора. Ара-тирә гаҗәпләнүен белдереп, тел шартлатып ала. Шулай да үзенең шатлыгы белән бүлешми түзә алмый.
 
– Ни бит, мин дә ул кадәр ялгыз түгел бит хәзер… – Ахирәтенең гаҗәпләнүен күреп, бераз тынып тора да дәвам итә: – Берничә ел инде… Бер кешем бар бит… Нигә әйтмәдең дип… Үзең соң?!. Законлы ирең белән дә бер тапкыр очраштырганың юк бит.
 
– Соң, аның кешегә күрсәтер җире бармыни?! – дип кул селти тегесе.
 
– Минекенең бар. Тик четереклерәк нәрсә… Кычкырып йөри торган нәрсә түгел бит, малай, ни бит… Хатыны бар аның, кыскасы. Болай хурлавын хурламый, аерылырга да җыенмый бугай. Миңа анысы бик мөһим дә түгел, иң мөһиме ул мине дә  ярата. Минем өчен дә өзелеп тора.
 
Шуннан бу бик ашыкмыйча гына, тәмләп кенә үзенең сөяркәсен мактый башлый. Бу тиклем мактагач, ахирәтенең дә кызыксынуы арта һәм ул танышу теләге белдерә:
 
– Һич югы синекенә карап сокланыйм  бер, таныштыр әле.
 
– Яхшы, – ди ахирәте, – ул тиздән шушы тирәдән узып китәргә тиеш.
 
Көтәләр. Ир боларны искә алмыйча узып китә. Аны күрүгә гомер буе гаилә тормышында яшәгән ханым кычкырып җибәрә:
 
– Шушымы сөяркәң?! Кит аннан! Бу бит минем ир…
 
Ике ахирәт шул арада көндәшкә әверелә. Ләкин әле көнләшүдән бигрәк, гаҗәпләнү өстенлек итә.
 
– Ахмак бит ул. Үзе саран, үзе икейөзле. Белмим, нәрсәсенә исең киткәндер инде?! – ди хатыны.
 
– Юк, син ялгышасың, – дип каршы төшә сөяркәсе. –  Шундый кыю, зирәк кеше. Саран да түгел ул. Менә алтын алкаларым, йөзегем, туным, машинам.
 
– Кит инде, юкны сөйләмә. Бәйрәмдә чәчәк тә күтәреп кайта белми бит ул, бичара. Хәтта хезмәт хакының да яртысын гына бирә.
 
– Юк ла инде, – ди сөяркәсе, – акыл иясе ул. Аралашу, сөйләшү рәхәт аның белән. Барысын аңлап тора, бөтен эч серләреңне чишәргә була. Аны тыңласаң, яңа дөньялар ачкан кебек буласың.
 
– Сөйләп торган буласың тагын… – дип мәсхәрәле елмая хатын. – Сүз рәте беләмени ул?!. Һәрвакыт ниндидер эчпошыргыч нәрсә турында мыгырдый. Тыңларлык та түгел. Ә үзе шундый булдыксыз. Беркайчан мине яклау турында уйламас. Хәтта ярты төнгә калсаң да, килеп каршы алмас. Хулиганнар өзгәләп китсә дә, аңа барыбер. Ә өйдәге эш турында әйтмим дә инде мин. Чүкеч тотмаганына гына да биш былтыр.
 
– Алай түгел бит, – дип елмая сөяркә. – Миңа килсә, ул бер генә дә тик тора белми. Кайда нәрсәне төзәтәсе бар, шундук эшләп куя, белмәгән эше юк үзенең. Нәрсәгә тотынса, шул көлеп тора. Бигрәк уңган ир инде!
 
Хатыны бераз гаҗәпләнеп карап тора да башын чайкап куя:
 
– Карале, син мине үртәр өчен юри шулай сөйләнәсең бугай ул.
 
– Әле өч көн элек кенә миңа бәйләнеп маташкан егетнең арт сабагын укытты. Көчкә качып котылды теге бахыр. Әйтеп торам бит, ул шундый кыю йөрәкле, юмарт күңелле, акыллы һәм кешелекле.
 
– Җанымны үртәп торма әле, – дип кул селти хатыны. – Инде ун елдан артык бергә яшим бит, аны миннән дә әйбәтрәк белгән кеше юк. Беткәнбаш инде шунда. Исәпкә бар, санга юк. Нәрсәсенә исең китәдер?! Ир кеше буларак та әллә ни гайрәте юк бит, Ходаем. Атнага бер исенә төшсә ярый инде.
 
– О, бик хаталанасың. –  Сөяркәнең тавышында татлы газап чалымнары яңгырап китә. – Бик ялгышасың син…
 
Шул рәвешле ике хатын ике төрле сөйли, ике хатын ике ирне күрә. Ә ир – берәү генә. Могҗизалар күп инде бу дөньяда…
Фото: Picture of cheated woman suffering after betrayal

Марат КӘБИРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.09.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»