|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2021 Дин
Журналист Фаил Гыймадов Константиновкадагы яңа «Рауда» мәчетенең имамы булачакКазанның Константиновка бистәсендәге яңа «Рауда» мәчетенең имам-хатыйбы «Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов булачак. «Мәчет мәхәллә инициативасы белән төзелә. Мәхәллә төзү гаризасы миңа апрельдә килде, май–июньдә имам-хатыйбны расладык. Имам-хатыйб мәгълүм кеше. Ул — „Болгар“ радиосы алып баручысы, „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен тәмамлаган Фаил Гыймадов. Бездән аңа хәер-фатиха бар», — диде Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
Журналист Фаил Гыймадов үзенең имам-хатыйб буларга ниятләвен раслады.
«Имам булырга мәхәллә һәм Рөстәм хәзрәт тәкъдим итте. Ярдәмчеләрем булыр дип көтелә. Бик авыр эш булыр дип уйламыйм. Радио — гомерлек эшемдер инде ул минем. Шуңа күрә радиодан китү турында әлегә уйлаганым булмады. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр. Иң мөһиме, мәчет төзелеше», — диде Фаил Гыймадов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, 150 кешегә исәпләнгән «Рауда» мәчете төзелеше, ким дигәндә 2, иң күбе — 5 ел эчендә төгәлләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|